Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшь егетне үтерүче инде хөкемдар да, әлегә җинаятьче дә түгел


Яшь егетне машина белән таптап үтергән федераль хөкемдар Эдуард Солдатов, үз вәкаләтләрен туктатуны сорап гариза язды. Аны тикшерергә дип Татарстанның югары мәхкәмәсендә, республиканың квалификацияле хөкемдарлар коллегиясе чираттан тыш утырышын үткәрде. Солдатов авыру сәбәпле, бу җыелышка килмәде.

Хөкемдарлар бер тавыштан Солдатовның гаебен танып, аны үз вазыйфаларыннан азат иткән. Юл казасы булганнан соң әлеге очракны прокуратура вәкилләре тикшерә башлады. Медицина тикшерүләре күрсәткәнчә, Солдатов исерек булган. Аның канында алкоголь 9 тапкыр артыграк булуы ачыкланган.

Татарстан югары мәхкәмәсе матбугат сәркатибе Наталья Лосева сүзләренчә, хәзер Солдатов шәһәрнең Авиатөзелеш районы мәхкәмәсендә эшләми, әмма ул хөкемдар дәрәҗәсен югалтмаган. Бу вазыйфага аны 2007 елда Русия президенты карары белән билгеләгәннәр. Әлегә Солдатов отставкадагы хөкемдар санала, шуңа да аны җаваплылыкка тартып булмый. Казаны тикшерү эшләре дә тагын бер ай тирәсе дәвам итәчәк икән.
Җәүдәт Сәләхов

Татарстанның мәхкәмә департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Сәләхов сүзләренчә, хөкемдарны хөкемгә тарту җиңел генә башкарылмый. “Моның өчен квалификацияле хөкемдарлар коллегиясенең карары булырга тиеш. Бу карар исә, Русиянең баш прокуратурасы рөхсәте белән генә ясала ала”, ди ул. Сәләхов сүзләренчә, Солдатов үз гаебен таный һәм гаепләүләргә каршы килми икән.

23 яшьлек Марат Гайнетдиновның дуслары исә, хөкемдарның үз вазыйфаларыннан читләштерүне үзләренең кечкенә генә булса да җиңүе итеп кабул итә. Алар, 15 июньдә республиканың Югары мәхкәмәсе янына пикетка чыкмаган булсак бу очрак онытылыр иде, дип белдерә.

Шулай да, Маратның дуслары әле дә хөкемдарларга тияргә ярамый дигәнне аңлый алмый. Руслан Даушев хокукый дәүләттә бөтен кеше бертигез булырга тиеш ди.

“Кеше җинаять кылган икән, аның өчен җавап бирергә тиеш. Ничек инде хөкемдарларга тияргә ярамый. Алайса, билгеле бер кешеләргә үтерергә дә, таларга да ярый булып чыга. Без хокукый дәүләттә яшибез. Барыбызның да хокукларыбыз тигез”, ди Даушев.

Марат Гайнетдиновның икенче дусты Руслан Хөснетдинов та, “социаль дәрәҗәсенә карамастан гаепле үз җәзасын алырга тиеш”, ди.

Билгеле булганча, 6 июнь көнне федераль хөкемдар Эдуард Солдатов исерек килеш руль артына утырып, машина белән 23 яшьлек Марат Гайнетдиновны бәрдергән иде. Каза булган көнне Солдатов үзенең хөкемдар булуы белән мактанып, аңа берни дә булмаячагын әйтте. Әлеге эшнең тавыш-тынсыз гына ябып кую мөмкинлеген аңлап, Маратның дуслары, 15 июньдә Солдатовка хөкем таләп итеп республиканың Югары мәхкәмәсе каршына пикетка чыккан иде. Хөкемдар вазыйфасыннан алынса да, Солдатовка карата җинаять эше әле дә кузгатылмаган.
XS
SM
MD
LG