Accessibility links

Медведев АКШ акчасын Русиягә тартырга тырыша


Русия президенты Дмитрий Медведев Кушма Штатларга килә. Сәфәрнең төп максаты Русиянең икътисадый үсешен кайгырту, АКШ инвесторларын Русия технологияләренә җәлеп итү. Сәфәр ахырында Медведев АКШ президенты Барак Обама белән очраша.

Русия президенты сәфәрен дөньяның заманча технологияләр үзәге һәм тирән кесәле инвесторлар оясы саналган Силикон үзәнлегеннән башлый.

Калифорния штатындагы әлеге очрашуларда Медведев Cisco Systems компьютер ширкәте вәкилләре белән дә очрашачак. Әлеге ширкәтнең Русиягә инвестицияләрен бик нык арттырырга җыенуы турында әйтелә.

Intel ширкәтенең элекке җитәкчеләреннән берсе Крейг Барретт әйтүенчә,
Русия президенты шулай ук Google һәм Microsoft белән дә сөйләшүләр үткәрәчәк.

Медведев Барреттны Мәскәү янындагы Сколковода Русиянең үз Силикон үзәнлеген төзүгә ярдәм итү өчен яллаган иде.

Узган атнада Петербур халыкара икътисадый форумында Барретт Калифорния сәфәрендә Медведев Русиянең энергиягә бәйле икътисадын төрлеләндерергә кирәклеген аңлатучы яхшы үрнәкләр күрәчәк диде.

Әлеге форумда Медведев исә Русиянең инде үзгәргәнлеген белдерде.

“Инвесторлар өчен уңайлы шартлар булдыру безнең төп бурычларыбызның берсе. Без моңарчы да бу юнәлештә адымнар ясаган идек, бәлки кайбер нәрсәләр уңышсыз да булгандыр. Әмма бүген без бу бурычны игътибар үзәгенә куябыз”, диде Русия президенты.

Медведев капитал үсеше салымнарын киметергә, чит ил инвесторларын катнаштыру тыелган ширкәтләр исемлеген кыскартырга, милициянең ришвәтләр таләп итеп тикшерүләр үткәрүен бетерергә вәгъдә итте.

Калифорниядәге очрашуларда да ул бу вәгъдәләрен кабатлар дип көтелә. Русия президенты Станфорд университетында чыгыш ясаячак һәм Калифорния губернаторы Арнольд Шварцнеггер белән дә очрашачак.

Русия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеген җитәкләүче Александр Шохин The New York Times газетына Медведев сәфәренең соңгы көнендә Вашингтонга китәр алдыннан 3 миллиард долларга Boeing-737 очкычлары сатып алу турында килешү имзалар дип көтелә диде.

Кушма Штатлар Русиянең өченсе иң зур сәүдә партнеры. Алар арасында еллык сәүдә алмагы 18.4 миллиард долларга җитте.

Сәфәрнең соңгы көнендә исә Медведев Вашингтонда АКШ президенты Барак Обама белән очрашачак. Ул очрашуда каралачак мәсьәләләр арасында Кыргызстандагы вәзгыять тә булыр һәм Кыргызстан турында уртак белдерү чыгарылыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG