Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Камаз” дөньяда иң ерак сикерүче йөк машинасы


Күптән түгел Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәре янында Татарстанның данлыклы “Камаз-Мастер” такымы вәкиле Владимир Чагин яңа проектта катнашты. Ул “Камаз” машинасында мото йөртүче белән бергә 13 метрлы упкыннан сикерә.

Әлеге проектта катнашучылар үз эшләреннән канәгать. Бу чараны оештыручы “Ред булл” ширкәте белдергәнчә, моңа кадәр дөньяда бер генә йөк машинасының мотоцикл белән берлектә мондый биеклеккә һәм озынлыкка, сикергәне булмаган.

Машина белән сикерүгә әзерлек 10 көн бара. 9 тоннага якын авырлыктагы “Камаз” өчен махсус трамплин ясала. Мотоцикл өчен дә аерым сикерү юлы куела. Алар бер үк вакытта трамплин аша сикерергә тиеш була. Йөк машинасы да мотоцикл да 4 этажлы йорт биеклегенә кадәр күтәрелә.

Мотоциклны иярләүче Алексей Колесниковка сикерүгә үзен психологик дәрәҗәдә әзерләргә туры килә. Аны “Камаз”ның зурлыгы һәм тизлеге куркыта.

“60 чакрым тизлек белән чабучы машинаның трамплин аша сикерә башлавын күрүгә, аңа бәрелмичә үтә алырмынмы дип борчылдым”, ди Колесников.

Владимир Чагин әлеге сикерүне ралли алдыннан әзерлек чарасы, машинаның мөмкинлекләрен тикшерү буларак кабул иткән. Дөньякүләм билгеле спорт остасының моңа охшаш сикерүләр ясаганы булган, ләкин махсус әзерлек белән түгел, ә юлда кинәт чокырлар килеп чыккан очракта.

“Сикергән вакытта тормоз педаленә басмыйча, үзеңне кулга алып тизлекне арттырырга кирәк. Әлбәттә куркыта, ләкин бу очракта башкача ярамый”, ди Чагин.

XS
SM
MD
LG