Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирек Мортазин Менделеевскига күчерелә


Cоциаль каршылык чыгаруда гаепләнеп 1 ел да 9 айга ирегеннән мәхрүм ителгән Ирек Мортазин бу атнада Дегетле колониясеннән Казанга китерелде. Аны Менделеевски колонияcенә күчерәләр. Җәмәгате Ләйсән Ситдыйкова ире өчен яхшырак шартларга өмет итә.

Элекке Татарстан президентының матбугат вәкиле, социаль каршылык чыгаруда гаепләнеп 1 ел да 9 айга ирегеннән мәхрүм ителеп Дегетле колониясенә ябылган Ирек Мортазин бу атнада Казанга китерелде. Аны Мамадыш районыннан Менделеевски шәһәре янындагы колониягә күчерәләр. Тоткыннарны бер төрмәдән икенчесенү күчерү эше Казандагы тикшерү изоляторы (СИЗО-2) аша гына башкарыла ала, шуңа күрә Ирек Мортазин бу көннәрдә Казанда булды.

Гаиләсе белән ул очраша алмады. Аның җәмәгате Ләйсән Ситдыйкова аның Менделеевскига күчерелүе хәбәре расланса - ире янына ял көннәрендә барырга җыенуын сөйләде.

“Иртәгә Менделеевскига шалтыратырга җыенам. Аны бүген анда алып китәләр, диделәр. Иртәгә телефоннан гына әйтсәләр – ул монда, дип, мин аны күрү тәртибен сорап янына барып кайтырмын, дип торам. Дегетледә кагыйдәләр бертөрле иде. Һәр оешманың үз тәртибе. Килегез, дисәләр – шимбә-якшәмбе барырмын янына”, диде Ләйсән Ситдыйкова.

Ләйсән ире белән Казанда очрашып булмаганына борчылмый, Ирекнең тизрәк тикшерү изоляторыннан китеп яхшырак шартларга күчерелүенә өмет итә.

“Тикшерү изоляторында (СИЗОда) тоткыннарга хайваннардан да начарырак карыйлар. Менделеевскида шартлар яхшырак булыр, дип өметләнәм. Анда колония-яшәүлек,” диде Ләйсән Ситдыйкова.
XS
SM
MD
LG