Русия газ бурычын түләмәгән Беларуска табигый газ җибәрүне тагын да киметте.
Газпром башлыгы Алексей Миллер чәршәмбедән Беларуска көнлек газ җибәрү күләменең 60 процентка кимегәнлеген белдерде.
Русия Беларусны 192 миллион доллар газ бурычын түләмәүдә гаепли. Беларус исә Русиянең газ транзиты өчен Минскийга бурычы тагын да күбрәк ди.
Сишәмбе көнне Беларус президенты илдәге үткәргечләр аша Русия газын Европага кудыруны туктатырга кушты.
Чәршәмбе Миллер Беларуска газ җибәрүне киметү Европадагы кулланучыларга комачауламый диде.
Русия газын Беларус аша кудыру тулы күләмендә бара. Һәм Русия газын кулланучылар бернинди кыенлыклар да кичерми”, - диде Миллер.
Шулай да бүген Литва газ ширкәте Беларус аша Литвага һәм Калининград өлкәсенә газ килү чәршәмбедән башлап 30 процентка кимегәнлеген белдерде. Калининградка газ Беларус һәм Литва аша кудырыла.
Литва энергия министры Арвыдас Секмокас әйтүенчә, Литва газны күрше Латвиядән алырга җыена.