Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сколково Русиянең Силикон үзәнлеге була алырмы?


Сколково идарә мәктәбендә төзекләндерү эшдәре бара
Сколково идарә мәктәбендә төзекләндерү эшдәре бара

Русия президенты Дмитрий Медведев АКШ сәфәрен Калифорния штатыннан башлады. Калифорния губернаторы Арнольд Шварценеггер белән очрашканнан соң ул шушы штатта урнашкан Силикон үзәнлегенә барып, андагы алдынгы технология ширкәтләре белән танышты. Русия үзендә дә Силикон үзәнлеге шикелле технология паркы булдырырга тели.

Русия президенты Дмитрий Медведев Силикон үзәнлегендә Goolge, Twitter кебек ширкәтләрне карап йөргәндә, ихтимал, Сколково турында уйланып йөрер. Русия рәсмиләре киләчәктә бу урынны «Русиянең Силикон үзәнлеге» итәргә, нефть белән газга нигезләнгән икътисадны бераз төрләндереп җибәрер дип өметләнә.

Русиядә совет чорыннан калган шактый танылган фәнни үзәкләр бар, ләкин анда ясалган ачышларны гамәлгә кую, дөнья базарына чыгару өчен җитәрлек акча да, тәҗрибә дә юк.

“Безнең илдә ачышлар һәм кызыклы проектлар күп. Кызганычка каршы, без аларны сата белмибез, дөньяның инновация ширкәтләре белән эш итә белмибез” ди Дума депутаты, «Бердәм Русия» вәкиле Роберт Шлегель.

Медведев Шварценеггер белән очраша
Узган ай Сколково проектына чит илдән беренче инвестиция киләчәге турында хәбәр ителде. АКШның бер хосусый инвестиция ширкәте $250 миллион бирергә җыена. Медведев үзенең сәфәре барышында бу проектка башка ширкәтләрне дә җәлеп итәргә тырышыр дип көтелә.

Сколково проектын хуплаучылар арасында Русиянең куәтле кешеләре бар. Проектны үстерү фонды башлыгы итеп миллиардер Виктор Вексельберг билгеләнгән. Ул да президен белән Америкага килде.

Берүк вакытта Сколково проектына каршы чыгучылар да бар. Тәнкыйтьчеләр, мондый эшне хөкүмәт түгел, Америкада шикелле хосусый ширкәтләр башкарса гына нәтиҗәсе булачак, ди.

Чагыштыру урынсыз

Думаның фән һәм технология комитеты белгече Владимир Бабкин сүзләренчә, Сколковоны Силикон үзәнлеге белән чагыштыру урынсыз. “Калифорниядәге Силикон үзәнлеге университетлар нигезендә төзелде, ягъни астан өскә. Бездә исә, өстән аска һәм дә моның максаты аңлашылмый” ди ул.

Тәнкыйтьчеләр фикеренчә, буш урында яңа шәһәр төзегәнче, бу акчаны инде булган технопаркларга тотсалар, файдасы күбрәк булыр иде.

«Немчиновка» авыл хуҗалыгы институты басулары
Сколково төзеләсе җирләрне хәзерге вакытта «Немчиновка» авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты куллана. Аның хуҗалыгын башка урынга күчерү миллиардларча сумга төшәчәк, ди институт мөдире урынбасары Виктор Штырхунов.

“Әгәр хөкүмәт безнең үзәкне саклап калырга карар итә икән, димәк аңа башка урында шундый ук хуҗалык булдырырга тиеш булачак. Бу эшләргә берничә миллиард сум кирәк булачак” ди ул.

Мәскәүдән Көнбатышка таба 20 чакрым ераклыкта урнашкан Сколково җирлегендә нарат урманнары арасында утырган берничә авыл һәм Русия байларның коттеджларыннан башка әлегә берни юк.

Хөкүмәт планнарына күрә, якын арада анда технология паркы калкып чыгачак. Киләсе елга бу эшкә казнадан $500 миллион күләмендә акча бүленгән. Финанс министрлыгы әйтүенчә, бу әле соңгы сан түгел.

Җирле халыкның бер өлеше бу төзелеш яшьләргә авылда калырга мөмкинлек ача дисә, башкалары – шәһәрчек төзелеп анда күп акча казанучы инженер, галимнәр яши башласа, төбәктәге бәяләр кинәт артып китәчәк дип курка.

Берүк вакытта, бу проект тирәсендә коррупция, ришвәтчелек чәчәк атачак, диючеләр дә бар. Русия матбугаты язуына караганда, Сколково тирәсендәге җирләр беренче вице-премьер Игорь Шуваловның хатыны Ольга Шувалова җитәкләгән бер ширкәт милеге санала. Тәнкыйтьчеләр фикеренчә, Шуваловлар һәм дә бу якларда биләмәләре булган башка рәсмиләр әлеге проект бу җирләрнең кыйммәтен арттырыр дип өметләнә.
XS
SM
MD
LG