Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Медведев өчен яңа проектлар эзлиләр


Казанда “5+5. Инновация: Идел буе тәкъдимнәре” дип аталган форум узды. Биредә республика җитәкчелеге, талантлы яшьләрдән Русия президенты Дмитрий Медведевка җибәрә алырдай яңа тәкъдимнәр кабул итте.

Дмитрий Медведевнең 2009 елда Федераль җыенга ясаган юлламасында Русиядә “5 И” концепциясен куллану турында әйткән иде. “5 И” дигәндә, ул институт, инвестиция, инновация, инфраструктура, интеллект төшенчәләрен күз алдында тоткан. Бу тармакларның һәрберсе буенча төрле төбәкләрдә махсус форумнар үткәреләчәк. Русия президенты фикеренчә, якындагы 30 елда ил икътисады табигать байлыкларыннан башка да уңышлы эшли алырга тиеш.

Инновация төшенчәсен Татарстанда да еш телгә алырга яраталар. Шуңа да бу тармакка караган җыелыш Казанда үтте. Чараны оештыручылар 300 кеше килер, күп-күп яңа идеяләр әйтер дип көткән идее. Әмма форумда кеше аз катнашты. Яшь талантлар белән Дәүләт Шурасы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин аралашты.

Форумда берничә секция эшләде. Алар энергетика, медицина, табигатьне саклау, җиһан һәм авыл хуҗалыгы тармагындагы яңалыкларга бүленгән иде. Форумда катнашучы яшьләр бу тармакка кагылган үз фикерләрен әйтте. Соңыннан бу идеяләрнең иң яхшылары сайланып, Русия президенты Дмитрий Медведевка җиткереләчәк икән.

Николай Никифоров президентка күрсәтә алырдай 6 проектны атап узды.

“РЖД Космос” Русия тимер юлларына караган бердәм мәгълүмат үзәге булдыру, “Опекун” проекты мөмкинлекләре чикле кешеләргә ГЛОНАСС юл күрсәткече белән кулланырга ярдәм итәр дип көтелә. Яшьләр тәкъдим иткән күп кенә проектлар юл күрсәткечләренә бәйле. Әмма Татарстан җитәкчелеген Татарстанның нефтьтән башка тора алу-алмау мәсьәләсе борчый. Белгечләр әйтүенчә, республикада тупланган кара алтын байлыклары ни бары 30 елга гына җитәчәк. Шуңа да алдагы көнне хәзердән үк кайгыртырга кирәк, ди алар.

Дистәдән артык район башлыгы алмашынды инде

Татарстанның яшь җитәкчелеге яңа идеяләр эзләү белән мәшгуль булса, президент Рөстәм Миңнеханов актив рәвештә район башлыкларын алмаштыруны дәвам итә. Татарстанда җитәкче алышканнан бирле Чаллы, Яшел Үзән, Алабуга, Бөгелмә, Чистай, Мамадыш, Тукай, Югары Ослан, Биек тау, Яңа чишмә районы башлыклары үзгәрде. Соңгы үзгәрешләрдән Лаеш районы башлыгы Александр Тимофеевның үз вазыйфасыннан алынуы булды. Бу районга җитәкче әле дә билгеләнмәгән. “Бизнес онлайн” басмасы белгечләре фикеренчә, бу урынга элек Тукай районын җитәкләгән Таһир Хөрмәтуллин билгеләнергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG