Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай акча берәмлеге юаньнең кыйммәте кабат үсте


Кытай акча берәмлеге юаньнең бәясе иң югары дәрәҗәгә җитте. 25 июньдә Кытай Үзәк банкында 1 доллар 6.78 юаньга сатылды. Әлеге бәя юань өчен иң югары бәя санала.

Пекин хакимияте моннан элек, тышкы сәүдә әйләнешенә турыдан-туры йогынты ясаган юаньнең кыйммәтен төшерергә вәгъдә иткән иде. Шулай да белгечләр хакимият бу хакта чаралар күрмәгән булса иде, юаньнең бәясе моннан да югары булыр иде дип белдерә.

Вашингтон Пекинны юань бәясен ясалма төшерүдә гаепләп килә. Әлеге хәл АКШның Кытайга җибәрә торган товарларына сорауны киметү сәбәпле, бу Американ ягына файдалы түгел.
XS
SM
MD
LG