Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә Сабантуй өлкә үзәгенеке белән тәмамланды


Соңгысы – “Җиңү” исемле ял паркында һәм аның янәшәсендәге Ипподромда узды. Бәйрәмнең янәшә урнашкан ике урынында да бик күп чаралар оештырылды. Ипподромның Үзәк мәйданыннан тыш, анда милли уеннар, балалар, көрәш һәм башка спорт төрләре мәйданнары эшләде. Татарстан кунаклары тамашасы өчен аерым сәхнә булдырылган иде.

“Җиңү” паркында да бер үк вакытта ике мәйдан эшләде: төп мәйданда концерт һәм биюләр, заманча әйтсәң, дискәтүк, ә икенче мәйдан сәхнәсендә “Уйнагыз, гармуннар” бәйгесеннән соң, һәркемгә җыр, бию, шигърият ягыннан үз сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге тудырылган иде.

Шуны да өстәп әйтергә кирәк. Быелгы бәйрәмнең күпкырлы оештырылуы былтыргы Федераль Сабантуй нәтиҗәседер – оештыручылар шул ук дәрәҗәдә тырышканнар, дигән фикер дә туа. Моңа кадәр бу милли бәйрәмебез авылларда һәм кайбер районнар үзәкләрендә оештырылды.

Дөрес, авылларның да барчасында түгел – соңгы елларда яңа гадәт пәйдә булды бит әле: күрше татар авыллары чиратлашып оештыралар бу бәйрәмне. Бу яңалык халык арасында әллә ни хуплау тапмаса да. Тагын бер яңалык Татарстан хакимияте тарафыннан иңдерелә. Махсус карар нигезендә, Татарстанның барча авылларында да бу бәйрәм бер үк көнгә билгеләнде. Ә икенче атнада – район үзәкләрендә.

Монысы инде күрше-тирә авылларда яшәүче туган-тумачаларны бер-берсенә кунакка йөрүдән, нәтиҗәдә, Сабантуйның төп мәгънәсе булган бергәләп бәйрәм итүдән һәм күрше-тирә авыллар яшьләрен үзара танышу мөмкинлегеннән мәхрүм итү булып чыга.

Бу җәһәттән, шуңа да игътибар таләп ителәдер: Тәңречелек заманнарыннан сакланып калган башка бәйрәмнәребезнең кайберләре бөтенләй онытылып та бара бит әле. Әнә танылган сандугачыбыз Венера Ганиева “Нардуган”ны, нигәдер, “керәшен бәйрәме” дип игълан итте “Яңа гасыр” каналы аша.

Сүз уңаеннан Чыршы бәйрәменең дә бары тик ПетрI вакытында гына Европа тарафларыннан килеп керүе турындагы аңлатмалар да искә төшә. Монысы да төрки бабаларыбызның мирасы, ләбаса! 5-нче гасырда Европага үтеп кергән Атилла гаскәрләре табигый Нардуганны бәйрәм итәләр. Мәгънәсе дә тирән бу чараның. Урманда салкын.

Барча агачлар яфракларын койганнар. Тик чыршы гына, берни булмагандай, ямь-яшел көе басып тора. Димәк, ул илаһи көчкә ия, димәк, ул Тәңренең яраткан заты. Димәк, салкын кышны ерып чыгу өчен, аның аша Тәңрегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Мәгъриб халкы алардан үрнәк алырга тели, ләкин урманда кышкы салкын. Ыштанның ни икәнен белмәсәң, бигрәк тә. Шунлыктан, чыршы аша Күккә мөрәҗәгать итү өчен, аны өйгә алып кайтырга кирәк.

Нәүрүз бәйрәме дә – шундый ук табигый бәйрәмнәрнең берсе: көннең вакыты озыная башлавы вакыты. “Туган тел” оешмасы да берничә мәртәбә, тыйнак кына булса да, аны халыкның исенә төшерү чаралары күргән иде.

Самардан аермалы буларак, Сембердә Сөмбелә бәйрәменә игътибар юк әлегә. Ә менә Нардуган бәйрәмен Сембердә беләләр, хәтерлиләр. Чөнки 1988 елның апрелендә бөтен СССР буенча беренче булып барлыкка килгән татар милли оешмасы “Туган тел” 1989 ел башында Нардуган бәйрәмен бик зурлап оештырган иде. Анда Казан журналистлары Риман Гыйлемханов белән Фәния Хуҗәхмәт һәм ТИҮ активисты - шагыйрь Рәшит Ягъфәрев тә катнашканнар иде.

Риман Казан телевидениесе аша зур тапшыру бирде, ә Фәния ханым “Социалистик Татарстан” газетында “Саба җиле” дигән язма бастырды бу бәйрәм турында. Риман әзерләгән тапшыруны БТИҮнең беренче корылтае вакытында Казан телевидениесенең кабатлап күрсәтүе дә истә калган әле.

Сабантуйга кайтсак, бүген киң танылган шушы бәйрәмебез сакланган әле. Әмма элекке асылын чын мәгънәсендә саклап калган дип әйтү кыен. Беренчедән, аның исемен үк аңламаучылар да бар. Хәтта “Праздник плуга” дип тәрҗемә итүләре – шуны күрсәтә. Ә Сабантуйның мәгънәсе исә – “Саба - яз” дигән сүздән ич.

Димәк, “Яз бәйрәме” ул. Бу бәйрәм алдыннан йомырка җыюның мәгънәсе дә онытылган: беренче буразнага йомырка тезеп чыгу өчен җыйганнар бит аны. Тәңребездән йомырка зурлыгындагы бөртекле ашлык келәү чарасы сыйфатында. Ә хәзер бу бәйрәм көннәре алдыннан урыс балалары, ишек шакып, “Христос воскресе” дип йомырка җыеп йөриләр. Гайсә Пәйгамбәр йомыркасыз тилмерә, диярсең.

Ә бүгенге сабантуйлар – Җыен бәйрәме ич ул. Язгы чәчүләр тәмам, печәнгә төшәргә иртә әле. Табигать хозурлыгында күрше-тирә авылларда яшәүче туган-тумача, дус-ишләр белән бергәләп ял итеп алу чарасы. Әле узган гасырның икенче яртысында да үзара якын авыллар картлары, бергә җыелып, Сабантуй бәйрәмнәре вакытын билгелиләр иде.

Чиратлап булырга тиеш, чөнки туганнарга кунакка йөрү, яшьләргә күрше-тирә авылларында яшәүче яшьтәшләре белән аралашу, парлар табу мөмкинлеге тудыру, үз авылыңның уңганнары белән горурлану хисләре тәрбияләү чарасы бит бу бәйрәм. Көрәшме ул, ат чабышымы, тауга йөгереп менүме… Гомумән, батырлык, җитезлек күрсәтеп, кызлар мәхәббәтен яулау. Ат чабышында үз авылыңның, үз бригадаңның аты җиңүе – бала-чага өчен олуг шатлык һәм хәтта бәхет хисе чыганагы.

Ә өлкәнрәк егет-кызлар өчен – әйлән-бәйлән уены. Тыйнак кына итеп үзеңнең бу кызга яки егеткә битараф түгеллегеңне күрсәтү чарасы. Мондый уеннар кичләрен – караңгы төшкәч тә дәвам итә иде.

Бүгенге Сабантуйларның тагын бер яңалыгы милли бәйрәмебезнең асылын какшата, хәтта пычрата, дияргә дә буладыр. Монысы – матди якны алга сөрү һәм шуның аркасында килеп чыккан ризасызлык хисләре туу. Безнең балачакта Сабантуй батырына иң зур бүләк – тәкәдән тыш, узган елда килен булып төшкән иң уңган кызның иң гүзәл чигүле сөлгесе иде.

Ә хәзер батырга бүләккә суыткыч, телевизорлар гына түгел – хәтта машиналар да бүләк итәләр. Матди мәнфәгатьләрне алга сөрү, кызганыч ки, хәрәмләшүләр да сәбәп була кайчакта. Һәрхәлдә, бу турыда күргән дә, ишеткән дә бар. Монысын матди байлыкка, акчага табыну гына түгел – мәшһүр бәйрәмебезнең рухын бозу, аны пычрату дип тә кабул итәргә туры килә.

Һәм бу олуг бәйрәмебезнең елдан-ел милли төсен һәм тирән эчтәлекле мәгънәсен югалта баруына чик кую чаралары да таләп ителәдер.
XS
SM
MD
LG