Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә “Ризасызлар төркеме” пикет уздырды


Ходорковскийны яклау чаралары шимбә көнне (аның туган көнендә) Русиянең берничә шәһрендә үтте
Ходорковскийны яклау чаралары шимбә көнне (аның туган көнендә) Русиянең берничә шәһрендә үтте

Пикетның максаты - халык игътибарын янә бер мәртәбә эшкуар Михаил Ходорковскийга каршы оештырылган чараларның канунга сыймавына юнәлтү иде.

Пикетның максатын аңлатуны сорап, төркем җитәкчесе Евгений Топорковка менә нинди сорау бирергә туры килде: “Ходорковскийны фәрештә дип булмый – ярыйсы гына гомум байлыкны үзләштергән кеше бит ул. Бу җәһәттән аны яклауның максаты нидә?

л болай дип җавап бирде: “Халык игътибарын янә бер мәртәбә Ходорковскийга каршы оештырылган чараларның канунга сыймавына юнәлтү. Аңа кагылышлы чыгышларында хакимият вәкилләре үзләре дә нишләргә белми. Илнең хокук системасы бу мәсьәләдә үзе үк сазлыкка кереп батты.

Беренчедән, мин аны акча үзләштерүче дип әйтә алмыйм. Хосусыйлаштыру, һәрхәлдә, кирәк иде. Аннан соң ул беренче булып бу кампаниягә кешечә юнәлеш бирергә омтылды. Ул Ватандашлар җәмгыяте төзү эшчәнлегенә алынды. Мәсәлән, аның “Ачык Русия” дигән коммерцияле булмаган оешмасы төрле хәйрия программалары ачты. Аның гаебе менә нидә генә: ул бары тик 1990 елгы “уен кагыйдәләрен” үзгәртергә кирәклеген аңламый калды. Ә бу хакимияткә ошамады", диде ул.

Ә бүгенге “уен кагыйдәләре” тиешле кысаларга сыямы соң?” - дигән сорауга Евгений Топорков менә ни диде.

”Юк, бу кагыйдәләр гомум кабул ителгән нормаларга да, тарихи әсасларга да туры килми. Чынлыкта, без сазлыкка килеп төртелдек. Хәзерге заманада һәркем ил җитәкчелегенә яки мәгълүм шәхесләр төркемнәренә яраклашып кына нинди дә булса зур эшкә тотына ала", диде.

Пикетта Хокук яклаучылар оешмасы вәкиле Мөнир Насыйров та бар иде. Ул бу турыда ни уйлый икән соң?

"Мин 1990 елларның икътисади хәлләре, ничек уртак ил байлыгын үзләштерүләр турында хәбәрдар түгел. Мине шул Ходорковскийны иреккә чыгарырлармы-юкмы икәне күбрәк кызыксындыра. Аның язмышына борчылудан түгел. Бу – илбашы Медведевның нинди кеше икәнен күрсәтә алыр иде. Шуны беләсе килә", диде Мөнир Насыйров.
XS
SM
MD
LG