Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Юныс: “Ислам бизнесы – сүзе күп, эше аз”


Кол Шәриф мәчетенең имам хатибы Рамил хәзрәт Юныс, ислам бизнесының тынычлык яратуын әйтә. “Русия һәм гарәп илләре икътисадчыларын якынайтучы шау-шулы җыелышларның артуы куандыра, әмма бу чараларның нәтиҗәләре аз булуы борчый”, ди ул.

28-29 июнь көннәрендә Казанда икенче халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммиты уза. Башка еллардан аерылмалы буларак, быел әлеге чарага чит илләрдән рәсмиләр күпләп җыелды.

“KAZANSUMMIT 2010” Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Малайзиянең элекке премьер-министры Маhатир Мөхәммәд, ислам бизнесы һәм финанс үсеше фонды президенты Линар Якупов, Лордлар пулаты әгъзасы Назир Әхмәт, шәхси тармакны үстерүче ислам корпорациясе җитәкчесе Халед Әл-Әбүди, Ислам конференциясендә Русия вәкиле Камил Исхаковны очраштырды.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, соңгы елларда Русия ислам илләре белән элемтәләрне ныгыта башлаган. Казан исә ике арадагы уртак мәйдан булып тора, ди президент.

Рамил хәзрәт Юныс сүзләренчә, бүген ислам бизнесын Русиягә кертүдә иң зур киртә - ил кануннары.

“Гарәп эшмәкәрләре Русиягә акча кертергә курка”

“Ислам банкы системасы Русия кануннарына туры килә алмый. Димәк, әлегә Русиядә тулы мәгънәдә ислам банкын ачып булмый. Әмма бу эш алып барыла. Ике ел элек Татарстан белән Кувәйт инвестиция ширкәте төзелгән иде. Үзара уздырылган чараларның күбесе ислам дөньясы эшмәкәрләренең Русиягә карата мөнәсәбәтен үзгәртүгә юнәлтелгән. Әлегә күпләр криминал һәм башка сәбәпкә сылтап, Русиягә үз акчаларын кертергә курка. Бу мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк. Гарәп илләрендәге эшмәкәрләргә Русиядә дә акча эшләп булуын аңлатырга кирәк”, ди Рамил Юныс.

"Икътисад шау-шу яратмый"

Рамил Юныс фикеренчә, ислам бизнесына багышланган саммитларның узуы, белгечләрнең Татарстанга килеп фикер алышуы файдалы эш, әмма бу җыелышлар әлегә көтелгән нәтиҗә бирми.

“Соңгы елларда бу мәсьәләдә күбрәк сөйләү бара, эше аз. Икътисад - ул тыныч әйбер. Кайсы сәүдәгәрнең кычкырып йөргәнен күргәнегез бар. Әгәр без уңышлы нәтиҗәгә ирешергә телибез икән, бу эшләрне бераз тынычрак башкарырга кирәк. Әмма күп вакытта артыгын сөйлибез дә, күз тидерәбез, эшебез барып чыкмый. Бу саммитны тәнкыйтьләмим, әмма шушы зур вакыйгаларның уңышлы нәтиҗәсе булуын телим. Татарстан халкы да үз акчасын хәләл юлда эшләтеп, хәләл кредитлардан куллансын иде дигән теләктә калам”, ди Рамил Юныс.

Әлегә Русиядә ислам банкын ачуга рөхсәт булмаса да, мөселман икътисадчыларының бирегә килеп бездәге икътисадны тикшерүләре буш эш түгел ди, хәзрәт. Чөнки Русиядә ислам банкын ачу рөхсәт ителсә, мөселманнар үз акчаларын кайсы тармакта эшләтү кулаерак икәнен белмәскә мөмкин. Әмма Русиядә ислам бизнесы турында авыз тутырып сөйләү, ислам банкы ачылганнан соң гына булырга мөмкин. Соңгы берничә елда Русия җитәкчелеге ислам икътисады системасына йөз белән борылды. Шуңа да якындагы берничә елда Русиядә ислам банкы ачылуын көтәргә була ди, республика дин әһелләре.
XS
SM
MD
LG