Accessibility links

Кайнар хәбәр

Отунбаева шимбә көн президентлык өчен ант итәчәк


Кыргызстанда узган референдум белән дәүләт башлыгы вазыйфасын үз өстенә алачак вакытлы хөкүмәт башлыгы Роза Отунбаева шимбә көнне президентлык өчен ант итәчәк.

Яңа конституция үзгәрешләре нәтиҗәләренең игълан ителүе белән Отунбаева 2011 елның ахырына кадәр президент вазыйфаларын үтиячәк. Беренчел нәтиҗәләргә караганда халыкның күпчелек өлеше референдумны яклап тавыш биргән.

Кыргызстанда 2005 елда халык инкыйлабы белән вазыйфага килгән Корманбәк Бакыев 7 апрельдә вазыйфадан китәргә мәҗбүр булган иде.
XS
SM
MD
LG