Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шыгырдан үз энциклопедиясен бастырды


Русиядәге иң зур татар авылларының саналган Шыгырдан авылы тарихында беренче мәртәбә авыл тарихына багышланган китап нәшер ителде. Журнал форматында, 550 биттән гыйбарәт бу тарих китабы гади генә “Шыгырдан” дип атала. Әлеге китапны гомере буе мәктәптә гади мөгаллим булып эшләгән Памир әфәнде Салихов язган.

Памир әфәндене гади укытучы дип атау дөрес үк түгел. Ул үзе дә чыгышы белән Шыгырданның олы нәсел вәкиле. Аның бабалары Шыгырданда танылган муллалар булганнар. Моннан тыш, бер ягы белән ул танылган язучы Зариф Бәширигә барып тоташа. Памир әфәнденең бер абыйсы, дәһрилек чорында, Хрущев-Брежнев чорында Казанның Мәрҗани мәчетендә, аннары Мәскәү мәчетендә имам-хатыйп була. Камаретдин хәзрәт Салихов заманасы өчен иң олы имамнардан санала.

Памир абыйның бер энесе, танылган шагыйрь Ркаил Зәйдулла күптән түгел генә Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды.

Шундый шанлы нәсел вәкиле, Шыгырдан авылы тарихын торгызган Памир Салихов белән Азатлык хәбәрчесе әңгәмә корды.

Сез гомер буе мәктәптә физика-математика укыткан кеше, авылда тарихчылар да, галимнәр дә бар. Алар бу эшкә тотынмады, менә сез нигә бу эшкә алындыгыз?

Татар тарихы белән мин 1998 елларда кызыксына башладым. Татар, чуаш тарихы турында китапларны укыдым. Алар бик тә буталчык язылганга күрә, бу мәсьәләдә ачыклык кертергә уйладым. Шуңа күрә бик күп китапларны укып чыгарга туры килде, аннары архив материалларын өйрәнә башладым. Аннан соң, татар тарихы, милләтнең килеп чыгышы турында әлегә кадәр бәхәс бара. Без татармы, болгармы, болгарларның кемнәр икәнлекләре ачыкланып бетмәгән. Менә шул якларга мин игътибар иттем. Үзебезне тирәдәге халыкларның да, чуашларның да тарихын белергә кирәк. Аларны да өйрәнергә туры килде.

Күршедәге кабер авыллар үзләренең тарихларын яздылар. Үзебезне авылның язылган тарихы юклыкка күрә, Шыгырданның тарихын язу да бик мөһим мәсьәлә иде. Минем авылның тарихын да кайтарырга дигән өметем бар иде. Чөнки истәлекләр аз сакланган. Кайбер риваятьләр генә бар. Күп кенә мәсьәләләрне ачыкларга туры килде. Шыгырдан бик борынгы авыллардан исәпләнә.

Шыгырдан тарихын сез ничәнче гасырдан һәм ничәнче елдан башлыйсыз?

Сембер шәһәрендәге архивта табылган бер чыганакта 1590 елда 50 йорт һәм бер мәчет булган дип язылган. Ә ул заманда авыл илле йорт булсын өчен, кимендә 100 ел элек урнашкан булуы кирәк. Шулай ук шәҗәрәләрне дә тикшереп карадым. Урыс галимнәренең китапларында да Шыгырдан Казан ханлыгы вакытында төзелгән дип язылган. Шулай булгач, авылыбыз бик борынгы авыллар исәбенә керә. Минем исәпләвемчә, безнең авыл 1500 еллар тирәсендә төзелгән.

Тирә яктагы мишәр авылларын алсак, Чүти авылы 1476 елда төзелгән, Каракитә 1446 елларда нигез салынган. Димәк безнең төбәктә, Казан ханлыгы вакытында ук татарлар яшәгән, авыллар булган, тормыш гөрләп торган.

Чуаш галимнәре дә, кайбер башка милләт белгечләре дә, Шыгырдан урнашкан төбәк, Казан ханлыгы вакытында кыргый дала булган дип баралар. Ягъни, ул заманда монда кешеләр яшәмәгән диләр...

Бу дөрес фикер дип әйтә алмыйм. Чөнки, кыргый дала, дөресрәге татар даласы дигән урын бик күп төбәкләрне биләгән. Бу төбәкләрдә кеше яшәмәгән дип әйтү дөрес түгел. Халык яшәгән. Архив чыганакларына карасаң, Казан ханлыгы вакытында бу якларда гына да берничә дистә авыл булган.

Татар даласының кайбер өлешләрендә авыллар бик сирәк булгандыр. Кара урман үскән, яки чынлап та дала булган. Татар даласының бер кечкенә генә почмагында авыллар булмавы ихтимал. Әмма, тулаем татар даласы буш булган дигән сүз – тамырдан хак түгел.

Нугай татарлары күчеп йөргәннәр. Алар шул ук татар. Бүгенге Кавказдагы нугайлар белән генә аларны бәйләргә кирәкми. Татарның яртысы шул Нугай Урдасы дәүләтендә торган. Бүгенге татарлар аларның турыдан-туры варислары. Алар бу төбәкләрдә хуҗа булганнар.

Мишәрләр белән нугайлар бүгенге Алатыр җирләрендә, Сергач якларында, Сембер, Самар, Пенза һәм башка күп төбәкләрдә ул заманнарда ук татарлар яшәгән. Күчмә татарлар да күп булган. Шулай итеп, “кыргый дала”да кешеләр яшәмәгән дигән сүз дөрес түгел.

Памир абый, әңгәмә башында татар-болгар мәсьәләсен әйтеп узган идегез. Соңгы вакытта татар җәмәгатьчелеге арасында бу мәсьәлә тагын куертыла башлады. “Без татар түгел, без болгар” дигән шигарь белән чыгучылар ешайды. Сезнең моңа мөнәсәбәт нинди?

Бу бик кискен мәсьәлә. Чынлап та, без болгар, без татар түгел диючеләр күренгәли. Шундый пропаганда да алып баралар. Киресенчә, болгарлыкны тулаем инкарь итүчеләр дә шактый.

Мин моңа карата, кемнәр алар болгарлар, аларның телләре нинди булган, шуны тәүдә белергә кирәк дип әйтер идем. Минемчә, археологик, эпитафия һәм тарихи чыганакларга караганда, болгарларның телләре гадәти төрки тел булган. Моны дөнья галимнәре дә шулай дип кабул итә. Болгарлар алаша, көн, балдыз, бодай, арпа дип сөйләшкәннәр. Ягъни гадәти төрки телдәге сүзләр болгар телен тәшкил иткән. Шулай булгач, болгарларның телләре турында бәхәс була алмый. Әмма бу телне кайбер халыклар, үзләренчә яраклаштырып, безнеке дияргә телиләр.

Без болгар дип әйтү тулы хакыйкать була алмый. Чөнки, татар милләте эчендә болгарлар да, кыпчаклар да катышкан. Татар кабиләләре дә урын алган. Болгарлар кыпчакларның бер тармагы гына дип саныйм мин.

Татар исеменнән баш тартырга тырышуга килгәндә... Башка халыклар бит беркайчан да исемнәрен алыштырганнары юк. Безгә дә татар дигән исемне алыштырырга кирәк түгел.

Әйдәгез, ерак тарихтан кулдагы китапка әйләнеп кайтыйк әле. Шыгырдан тарихын ничә ел дәвамында тупладыгыз?

Шыгырдан тарихын өйрәнер өчен ун елга якын хезмәт куйдым. Китап басылып чыкты. Анда бик күп иллюстрацияләр. Ул берничә өлештән тора. Беренче бүлек туган тел, татарларның һәм чуашларның килеп чыгышы, болгарлар кемнәр икәнлеге хакында. Икенче бүлектә, үзебезнең төбәктәге авылларны кыскача тарихы бирелгән.

Тагын бер иң зур бүлек Шыгырдан тарихына багышланган. Аның килеп чыгышы, бу хактагы төрле карашлар, шәҗәрәләр, архивтагы чыганаклар китерелде. 19 гасырдагы вакыйгалар, золым вакытлары, горурланырлык кешеләребез турында, авылыбыздагы мәчетләр тарихы хакында күләмле язмалар урын алды.

Бүгенге тормыш та яктыртылды. Мәдәният, гореф-гадәтләр теркәлде.

Ягъни, бу китапны Шыгырдан энциклопедиясе дип атарга мөмкинме?

Шулай дип әйтсәк тә дөрес булыр мөгаен.

Китап язу бит бер көнлек эш түгел. Аны бастыру гына да фәлән йөз меңнәр тәшкил итә. Гомумән, китапны төзүдә, бастыруда ярдәм итүчеләр булдымы?

Матди яктан да, рухи яктан да ярдәм итүчеләр булды. “Бик яхшы эшкә тотынгансыз, дәвамы булсын” дип әйтүчеләр күп булды. Шул сүзләр канат биреп торды.

Казандагы татар галимнәре белән элемтәләр булдымы бу китапны язганда?

Тарих язганда Казандагы галимнәр белән киңәшергә туры килде. Мирфатыйх Зәкиев, Равил Фәхретдинов, Марсель Әхмәтҗанов, Фирдәвес Гарипова белән киңәшләшеп тордым...

...Татар фәненең алтын баганалары...

Әйе, алар миңа киңәшләре белән бик зур ярдәм иттеләр. Нинди юнәлештә, ничек эшләргә юнәлешләр бирделәр.

Китап басылып чыкты. Шулай да, әйтә аласызмы, Шыгырдан тарихы торгызылды, бу эшкә зур бер нокта куелды диеп?

Бөтен нәрсәне колачлап бетереп булмый билгеле. Ачылып бетмәгән нәрсәләр, ниндидер яңа ачылган чыганаклар булырга булдыра. Авылны нигезләүче кешеләр турында кайда да булса чыганаклар сакланган булуы мөмкин.

Шулай да Шыгырданның тулаем бер тарихи картинасы күзаллана?

Әйе шулай. Киләчәктә дә бу тикшерүләрне алып барырга ният бар. Бәлки, яшь буын да кызыксынып, бу эшкә тотыныр. Мин әле тулы ышаныч белән шуны әйтә алам - халкыбыз тарихка сусаган. Шыгырданда үз тарихына ихтыяҗ бик көчле иде. Чөнки күп кеше без каян чыккан, элек ни булган дип кызыксынып торалар.
XS
SM
MD
LG