Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Әдәби Сабантуй” мәйданында балалар шагыйрьләр белән очрашты


Ижау шәһәренең Ленин районында урнашкан Муса Җәлил исемендәге китапханәсе җәй айларында да китап сөючеләр белән тулы. Алар хәзер бирегә төрле чараларга җыелалар. Китапханә хезмәткәрләре 2010 елда Ижауда федераль Сабан туе булуын исәпкә алып, “Әдәби Сабантуй” дип аталган проект төзегәннәр.

“Әдәби Сабантуй” проектында өч ай дәвамында төрледән-төрле очрашулар каралган. Җәй көннәрендә берничә ел рәттән “Җәйге укулар” дип аталган программа төзеп эшлиләр китапханәдә.

“Быелгы укулар милли бәйрәмебез Сабантуе рәвешендә үтәчәк. Июнь – туган тел мәйданы, июль – матур әдәбият мәйданы, август – халык авыз иҗатына багышланачак”, диде Муса Җәлил китапханәсе мөдире Рәмизә Камалеева.
Владимир Михайлов


“Әдәби Сабантуй” проекты үз өченә алган шушындый бер чарада без дә булып кайттык. Очрашуда Удмуртия һәм Россия Язучылар берлекләре әгъзасы удмурт авторы Владимир Михайлов, Удмуртия һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, татар шагыйре Ринат Батталов катнаштылар. Авторларның чыгышлары удмурт һәм татар җырларын башкаручы “Эшъёс” һәм “Бәхет” фольклор төркемнәре чыгышлары белән уратып алып барылды.

Шигърият кичәсенә җыелган мәктәп балалары һәр язучыны зур кызыксыну белән тыңлады. Авторларга малай-кызларның сораулары да күп яуды. Кайчан беренче шигырьләрен язганнар, кайчан матбугатта басыла башлаганнар, ничә китап чыгарганнар, шигырьләр ничек һәм кайчан туа, һәм башкалар. Үзләренең дә шигырьләр язарга теләкләре юк түгел. Хәтта бер бала шунда ук дүртьюллык язуын җиткерде, һәм шагыйрьләрдән мактау сүзләре ишетте.

Әмма әлеге очрашуда балалар башка авторларның әсәрләрен укыды, җырларын башкарды. Балаларның күпчелеге катнаш гаиләдән булуы ачыкланды. Алар тырышып татар телен үзләштерә. Телнең нечкәлекләренә төшенергә китапханәчеләр һәрдаим ярдәмгә килә.

Ринат Баттал
Ринат Батталов китапханә хезмәткәрләренең бу юнәлештәге эшенә югары бәя бирде. “Китапханә хезмәткәрләре зур эш башкара. Бик кызыклы чара.Удмуртия җирендә яшәүче халыкларның бердәмлеген, дуслыгын күрсәтте. Алар татар җырларын да, удмурт, рус җырларын да башкарды.



Шулай ук китапханә хезмәткәрләренең татар телебезне, милләтебезне үстерүгә керткән өлеше зур. Һәр очрашуда күзәтәм – балалар да бик актив, сораулар бик күп бирәләр. Бүген дә хәтта без дә ардык балаларның сорауларына җавап биреп. Сорауларны балалар бик эчтәлекле итеп куя. Димәк, китапханәчеләр, укытучылар балалар белән бик күп эшли”, диде Ринат Батталов.

Дөрестән дә, Муса Җәлил китапханәсе хезмәткәрләре балаларда үз милләтенә горурлык хисе тәрбияләүдә, телебезгә мәхәббәт үстерүдә нәтиҗәгә ирешүне олы максатлары итеп билгели. Шуның өчен тырышып эшли дә.

XS
SM
MD
LG