Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телен өйрәнергә этәргеч юк


Татарстанда татарларның 90,9% якыннары белән урысча сөйләшә. Бу Төньяк Осетия һуманитар һәм социаль тикшеренүләр институты күрсәткече. Татарстандагы этнология бүлеге дә моннан ике ел элек тикшеренүләр уздырган иде. Татар теле артта калган тел буларак кабул ителә.

Төньяк Осетия һуманитар һәм социаль тикшеренүләр институтының аяныч күрсәткечләрен Татар дәүләт һуманитар педагогика университеты мөгаллиме Николай Максимов милли мәгарифнең хәле белән бәйләп аңлаткан иде. Татарстан фәннәр академиясе Тарих институтының этнология бүлеге мөдире, социология фәннәре кандидаты Гөлнара Габдрахманова исә, татар телен өйрәнүгә этәргеч юк дип саный. Алар уздырган сораштыру да шуны раслый.

Социологик тикшеренүләр 2005 елдан алып 2008 елга кадәр ике дулкында узган. Беренче дулкын Казан шәһәрендә укучылар һәм аларның ата-аналары арасында, ә икенче дулкын 2007-2008 елны республика күләмендә оештырылган. Анда да укучылар, укытучылар һәм аларның ата-аналары катнашкан.

“Без татар теленең укытылуы, ул телне ни дәрәҗәдә белүләре, телне өйрәнү этәргече һәм укыту әсбаплары проблемасы турында сораштык. Республика күләмендә нәтиҗәләр әле тулысынча эшкәртелмәгән һәм шуңа бу хакта әйтә алмыйм. Ә Казанга килгәндә, алар билгеле”, ди Габдрахманова.

Аның сүзләренчә, 85% татарлар,75% урыслар республикада милли телдәге мәктәпләрнең ачуын хуплаган. Шулай ук татар теленә дәүләт статусы бирелүен дә күбесе уңай кабул иткән. Татарлар арасында бу - 80% булса, урысларның яртысы уңай бәяләгән.

“Әмма тел реформасына 20 ел булуга карамастан, безнең тикшерүләр күрсәткәнчә, республикада алай зур үзгәрешләр сизелми. Бигрәк тә урыслар арасында. Мисал өчен Казанда 8% урыслар гына татарча укый, яза һәм сөйләшә белүләрен әйтте. Тагын 9% ирекле сөйләшүләрен, әмма уку һәм язу өлкәсендә проблемнар булуын белдерде. Татарлар арасында хәл уңайрак. Уртача 75% әзме-күпме татарчаны белүен сөйләде. Әлбәттә бу мәктәп укучылары фикерләре булганны исәпкә алырга кирәк. Алар бик үк чынбарлыкка туры да килеп бетмәскә мөмкин”, ди этнология бүлеге мөдире.

Алар шулай ук укучыларның татар телен ни дәрәҗәдә белүләрен аларның укытучыларыннан да сораган. Мөгаллимнәр татар балаларының 90% үз ана телләрен белә дигән фикердә икән.

Татар теле өченче урында

Габдрахманова татарларның тел ягыннан ассимиляциясе бер тенденциягә әйләнә бара дип саный һәм моның берничәсе сәбәбенә туктала.

“Беренчедән, тел өйрәнү өчен этәргеч (мотивация) юк. Без балалардан аларга татар, урыс яки инглиз теле кирәкме дигән сорау биргәч, алар беренче урынга чит телне куйды. Чөнки бу киләчәктә яхшы эшкә урнашу, тормышта үз урыныңны табу өчен кирәк, диделәр. Урыс теле төрле милләтләрнең үзара аралашу теле дип аны икенче урынга чыгардылар. Ә аннан соң гына татар теле килә. Аны исә дәүләт теле булганга гына өйрәнергә кирәк дип билгеләделәр. Кызганычка татар теле киләчәктә уңышка ирешү гаранты булып кабул ителми. Һәм бу татар теленең югала баруының төп сәбәбедер дип саныйм”, ди ул.

Ана телe авылда саклана

Төньяк Осетия һуманитар һәм социаль тикшеренүләр институты күрсәткечләренә күз салсаң, Чечняда 63,3% чечен танышлары белән үз ана телендә сөйләшә. Гәрчә аларның бернинди милли мәктәпләре булмаса да. Габдрахманова моны Чечняда халыкның күпчелегенең авылда яшәве белән аңлата.

“Милли тел авылда саклана. Ә татарлар күбрәк шәһәрдә яши, шуңа төбәкләрне анализлаганда шуны истә тотарга кирәк. Без урыс телле аудиториядә яшибез. Татар тапшырулары яшьләрдә кызыксыну уятмый һәм алар аны карамый да, татар газеталары да түбән дәрәҗәдә. Китаплар да мактанырлык түгел. Ягъни тулаем бер кызыксындыру тудырылмаган. Зур шәһәрләрдә ата-аналар да эштә урысча сөйләшә һәм өйгә кайткач та шуңа күчә”, ди социология фәннәре кандидаты.

Габдрахманова фикеренчә, татар теле мәктәптә бер дәрес буларак кына кабул ителмәскә тиеш, ә моның өчен татар теленең җәмгыятьтә әһәмиятен арттыру зарур.

“Ул институтта да, эштә дә кирәк булачак дигән уй туарга тиеш. Кызганычка хәзергә татар теле артта калган тел дип санала”, ди ул.
XS
SM
MD
LG