Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Израилгә ике сайлау мөмкинчелеге тәкъдим итә


Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Даудоглу, ике ил мөнәсәбәтләрен дәвам иттерү өчен Израилгә ике сайлау мөмкинчелеге тәкъдим итте. Израил Газзәгә барган ярдәм көймәләренә булган һөҗүм өчен Анкарадан гафу үтенергә, яисә халыкара комиссиянең Газәгә булган һөҗүмнең гадел булмавы турындагы хисабын танырга тиеш.

Бу ике таләп үтәлмәгән очракта, Төркия Израилне мөнәсәбәтләрне туктату белән кисәтә.

Даутоглу, Израил гафу үтенмәсә, ике ил мөнәсәбәтләренең беркайчан да яхшырмаячагын әйтте.

Узган атна чәршәмбе көн булган очрашудан соң, Төркиянең бу таләбе Ирзаил хакимиятенә җитүен белдергән Даутоглу: "Җавап өчен көн билгеләнмәде, шулай да озак көтәргә җыемыйбыз", диде.
XS
SM
MD
LG