Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда газүткәргечне шартлата язганнар


Бөре районының Угыз авылында яшәүче берничә кеше авыл янәшәсеннән узган Чиләбе - Петровск газүткәргече янында сәер әйбер күргәннәр. Янына килеп карагач, пласмасса савытка ниндидер җайланмалар тутырылганы, аннан тимерчыбык чыгып торганы һәм кирегә эшләүче сәгать эшләвен күреп, милициягә хәбәр иткәннәр.

Ул ясалган шартлаткыч булып чыккан. Анна 5 килограмм тротилга торышлы шартлаткыч алынган. Ул диаметры метр ярымлык газ торбасы астына куелган булган. Шартлаган хәлдә, зур каза буласы булган. Әлеге эш буенча өч кеше эзләнә. Алар: 32 яшьлек Нәфис Шәймөхәммәтов, 23 яшьлек Илшат Шәфиев һәм 28 яшьлек Ирек Гайнуллиннар. Өчесе дә Аскын районыннан. Аларның машина номерлары да билгеле.
XS
SM
MD
LG