Accessibility links

Баш тикшерүче нигә эшеннән киткән?


Яңа атна республиканың хокук сакчылары өчен сәер яңалык алып килде. Татарстанның баш тикшерүчесе, 50 яшьлек Владимир Киршин үз теләге белән эшеннән китте. Рәсми чыганаклар аның сәламәтлеге какшаган дип яза, ләкин башка фаразлар да бар һәм алар күптөрле.


Эштән китүнең сәбәбе нидә?


Тикшерү идарәсенең мәгълүмат чаралары белән эшләүче өлкән ярдәмчесе Эдуард Абдуллин белдергәнчә, 2009 елда Киршинның сәламәтлегенә зыян килә.

“Ул башын авырттыра, озак кына хастаханәдә дә ятып чыга, авыру булуы аңа эшләргә комачаулый”, ди Абдуллин “Бизнес-онлайн” газетасына.

“Вечерняя Казань” газеты Владимир Киршинны эштән китәргә җитәкче коллегалары этәргеч ясарга мөмкин дигән фараз җиткерә. Чөнки ул эшләгән чорда хокук сакчыларының канун бозулары турында җитди эшләр тикшерелә.

Бәйсез чыганаклар исә үзләренчә әйтә, алар Киршинның якын кардәше бизнес белән шөгыльләнгән аерым бер даирәләрне үз канаты астында тоткан дип фаразлый.

Баш тикшерүче булып Татарстан кешесе куелырмы?

“Вечерняя Казань” газетасы Киршинның эштән китүе Русиянең үзәк тикшерү идарәсе башлыгы Александр Бастрыкин белән килешенгән дип яза. Әлегә беренче урынбасары Владимир Карузин аның вазифасын башкара. Республиканың баш тикшерүчесе кем булыр, дигән сорау бүген ачык кала. Мәскәүләр читтән килгән кешене куюны хуп күрәләр булса кирәк, ди газета. Бәлки, бу урынга кем буласы бер айдан соң гына билгеле булыр.

Бәхетле мизгелләр…

Русия прокуратурасының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе Владимир Киршинның үз теләге белән эшеннән китүе республикада төрле имеш-мимешләр тудырды. Югыйсә 2008 елның җәендә Татарстанның элеккеге президенты Миңтимер Шәймиев аңа генерал погоннары тапшырып, Киршинның эшенә югары бәя биргән иде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы 2008 елның 9 июнендә махсус хәбәр дә язды.
Киршин Шәймиев белән


“Сез бик мөһим бурычлар үтисез һәм иң беренче чиратта, соңгы айларда Русия президенты Дмитрий Медведев тарафыннан актуальләштерелгән коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашырасыз. Сезнең дәрәҗәгез күтәрелү гадел хөкем системасы ныгуны раслау булды. Сезнең турыда Татарстанда гына түгел, ә республикадан читтә дә уңай сүзләр генә ишетелә”, диде Шәймиев. Ул вакытта Киршин:

“Ватанга хезмәт итәм”, дип җавап биреп, “Бу - безнең тикшерү идарәсе һәм бөтен Татарстанның эшен югары бәяләү дигән сүз”, дип тә өстәгән иде.

Татарстанның баш тикшерүчесе авыл егете була

Владимир Киршин үз эшендә яңа үрләргә бик тиз күтәрелә. Әлмәт районының Нагорное авылында туган егет 1992 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлап, прокуратура органнарында эшли башлый. 2007 елның сентябрь аеннан баш тикшерүче була. Өч класслы дәүләт юстиция киңәшчесе дигән дәрәҗәле исем дә ала.
XS
SM
MD
LG