Accessibility links

Кайнар хәбәр

Назарбаевка - 70 яшь: Казакъстанда зур бәйрәм


Үзәк Азиядә иң бай илләрдән саналган Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев үзенең 70 яшьлеген билгеләп уза. Әлеге уңайдан Астана шәһәрендә зур чаралар үтә. Назарбаевның Астана шәһәрен башкала итеп үзгәртүенә дә 12 ел тулды.

Казакъстанда 20 ел президент булып торучы Нурсолтан Назарбаев туган көнен уздыра.

Әлеге дәвердә Казакъстан нефть хисабына Үзәк Азиядә иң бай илгә әйләнде. Шуңа Назарбаевның туган көне дә мондый илгә хас купшылык белән уза.

Тантаналы чарада шактый гына чит ил кунаклары катнашты, шул исәптән Русия президенты Дмитрий Медведев һәм Төркия башлыгы Абдуллаһ Гүл бар иде. Элекке Советлар берлеге илләре җитәкчеләре дә килде. Әлеге чара уңаеннан шактый гына җырлы-биюле тамашалар булды, хәтта аларда итальян җырчысы Андрея Бочелли катнашты.

Астананың башкала булуына – 12 ел

Президентның туган көненә өстәмә буларак, Астананың Казакъстан башкаласына әйләнүнең 12 еллыгы да билгеләп үтелә.

Назарбаев шәхсән үзе башкаланы Алматыдан Астанага күчерергә кушты. Хәзер исә ике бәйрәм бергә уза.


Башкалада яшәүче Баян Мусаева бу ике чара уңаеннан тәкъдим ителгән мәдәни тамашалардан канәгать калуын әйтте.

“Безне бу бик дулкынландырды. Монда төрле төрки телле халыклар килде. Астана шәһәре хакимиятенә рәхмәт. Төрле төрки төркемгә кергән халыкларның вәкилләре дә бар. Без аларны соңгы 4-5 көндә күрдек. Монда барлык төрки дөньяның мәдәнияте тәкъдим ителгән дип әйтергә була. Казакъ кына түгел, ә барлык төрки халыклар”, ди ул.

Көтүче малаеннан президент булган Назарбаев

Көтүче малае Назарбаев 1940 елның 6 июлендә Чемолган авылында туа. Яшьтән үк металлургия корылмасында эшли башлый һәм тиздән илнең коммунист җитәкчеләр рәтен тулыландыра.

1989 елны ул Казакъстан республикасы коммунистлар партиясенең беренче секретаре була һәм бер елдан инде Советлар берлеге таркалгач, ил президенты итеп сайлана.

Шул дәвердән бирле ул энергия байлыкларына мул булган илнең үсешен тәэмин итә, Казакъстанга миллионнарча инвестицияләр килә, Русия, Кытай һәм Көнбатыш белән дә ул бик оста сәясәт алып бара. Быел Назарбаев Казакъстанның Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасына рәислек итүенә дә иреште.

Ул шулай ук мәгариф, яшьләрне чит илдә укытуга зур игътибар бирә. Әле узган атнада гына Астанада яңа университет ачылды. Ул Нурсолтан Назарбаев исемен йөртәчәк. Университет чит илләрнең танылган университетлары ярдәме белән оештырыла һәм Евразиянең иң дәрәҗәле уку йорты булачак дип көтелә.

Нәрсә хисабына?

Ләкин тәнкыйтьчеләр Казакъстан бу икътисади уңышка кырыс сәясәт алып бару нәтиҗәсендә иреште дип саный.

Президентның “Нур-Отан” фиркасе сайлауда барлык урыннарны алып бетерде, шулай ук ил конституциясе дә Назарбаевны президент буларак вакытын чикләмәслек итеп үзгәртелде. Матбугат иреге, бәйсез массакүләм мәгълүмат чаралары һәм оппозиция партияләренең хәле соңгы елларда күзгә күренеп начарайды. Үзгә фикерләүчеләр эзәрлекләнә барды.

Назарбаевның президент вәкаләте 2012 елда чыга. Ләкин парламент аны чиксез вакытка ил җитәкчесе итеп калдыру җаен алдан ук тапты. Яз көнне депутатлар бу өлкәдә тагын да “арттырып җибәрде”. Алар Назарбаевка “илкүләм юлбашчы” итү тәкъдиме белән чыкты. Бу исә аны гомерлек җинаять эзәрлекләвеннән азат итә.



Әлеге хәлдән соң интернетта Youtube сәхифәcендә хәтта бер мыскыллы видео да урын алды.

Назарбаевның 70 яшьлеге аның президент вазыйфасыннан китү-китмәү турындагы сүзләрне тагын арттырды. “Илкүләм юлбашчы” исеме аңа бу вазифадан киткәч тә, сәясәтне күз уңында тоту мөмкинлеген бирә. Чөнки төп карарлар аның белән килештерелгәч генә кабул ителәчәк. Шулай ук ул президент урынына калачак кешене дә тәкъдим итә ала.

Хәзерге вакытта булачак варис итеп Астана мэры Имангали Тасмагамбәтов, “КазМунайГаз” дәүләт энергетика ширкәте рәисе Тимур Кулибаев һәм шулай ук Назарбаевның улы карала.
XS
SM
MD
LG