Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил-Фәләстин тынычлык сөйләшүләре Йәрүсалимдәге төзелешкә бәйле


Вашингтонда очрашкан Израиль премьеры Беньямин Нетаньяһу белән АКШ президенты Барак Обама, Фәләстин белән Израил арасында турыдан-туры тынычлык сөйләшүләрен башлау турында уртак фикердә килеште.

Турыдан сөйләшү алдында торган иң зур каршылык исә Израилнең көнчыгыш Йәрүсалимдә яңа яһүди мәхәлләсен төзү планы. Израил хакимияте мәхәллә төзелешен сентябрь аена кадәр туктатты, ләкин бу тарихтан соңгы карар нинди булыр әлегә билгесез.

Израиль премьеры Беньямин Нетаньяһу белән АКШ президенты Барак Обама арасында узган сөйләшүне Хәмас тарафы да кызыксынып күзәтте. Обама хакимияте сентябрь аена кадәр ике якны да турыдан сөйләшүләрне башларга чакыра. Хәмас исә Фәләстин хакимиятенең Израил белән бергә утырып сөйләшү фикеренә каршы тора. Алар фикеренчә, бу Израилнең яңа яһүди мәхәлләсен төзекләндерү проектына көч бирәчәк.

Тарафлар арасында моннан элек башланган турыдан сөйләшүләр Ирзаилнең 2008 елда Газзәгә һөҗүм итүе белән туктап калган иде.
XS
SM
MD
LG