Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урал Рәхимов депутатлыктан ваз кичте


Башкортстан президенты улы Урал Рәхимов депутатлыктан китәргә үзе гариза язган дигән рәсми белдерүләр күп сораулар уята. Бәйсез белгечләр моңа үз аңлатмаларын бирә дә башлады инде.

Урал Рәхимов соңгы бер елда, чит илдә яшәү сәбәпле, парламент утырышларында катнашмады. Аңа кадәр дә ике ел чамасы аның Уфаның 8нче хастаханәсендә даими яшәп саулыгын ныгытуы хакында бар җәмәгатьчелеккә билгеле иде. Ул чакта да Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай утырышларында сирәк кенә күренде ул.

“Әгәр Урал Рәхимов президентның улы булмаса, аның урынында башка депутат булса, Дәүләт Җыелышы утырышларына йөрмәгән кешене әллә кайчан бу урыннан куган булырлар иде”, дип белдерә Башкортстан оппозициясе башлыгы Рамил Бигнов.

Әлеге вакытта кайбер мәгълүматларга күрә, Урал Рәхимов Австриядә яши. Шуңа күрә дә Башкортстан парламенты депутатлыгыннан вач кичкәндер дигән фаразлар әйтелә. Әмма башка дәлилләр дә китерелә бу хәлгә. Башкортстандагы киң билгеле галим, җәмәгать эшлеклесе Ринат Гатауллин әйтүенчә, Урал Рәхимов депутатлыктан китәргә гаризаны үзе язмаган, ә аңа шулай киңәш иткәннәр. Моның сәбәбе шунда, ди Ринат әфәнде, Башкортстаннан элекке сенатор, өч ел инде Мәскәүдә төрмәдә утыручы Игорь Изместьев Урал Рәхимовны гаепләп бик күп мәгълүматлар бирә.

“Әгәр бу эш җентекле тикшерелсә, Урал Рәхимовны да мәхкәмәгә тартырга мөмкиннәр, - ди Р. Гатауллин. - Ә бу исә шунда ук Башкортстан Дәүләт Җыелышына да кара тап төшерәчәк. Шул хәлне булдырмас өчен, депутатлар президент улын үз сафларыннан тизрәк чыгарырга булган”.

Урал Рәхимов әле Русия миллиардерлары исемлегендә 39нчы урынны били. Мәгълүм булуынча, “Финанс” журналы 2010 елга Русиянең иң бай кешеләре исемлеген бәян иткән иде. Башкортстан президенты улы Урал Рәхимовның байлыгы әле 2,5 миллиард доллар дип исәпләнә икән. Узган елгы байлыгы бераз кимегән һәм миллиардерлар исемлегендә алты баскычка аскарак төшкән ул. “Финанс” журналы язуынча, 48 яшьлек Урал Рәхимов бу байлыкларга Башкортстан ягулык-энергетика тармагын “хосусыйлаштыру” аркылы һәм бик тәэсирле кешеләрнең ярдәме белән ирешкән.

Моңа кадәр соңгы унбиш ел чамасы Башкортстан ягулык-энергетика тармагына караган ширкәтләрне үз кулында тоткан, ә вазыйфасыннан тәмам киткәнче, соңгы ике елда, рәсми рәвештә, “Башнефть” ширкәтенең генераль директоры вазыйфаларын башкарган Урал Рәхимов хәзер республикада үз йогынтысын югалтты, дип белдерә икътисад белгечләре. Башкортстанның ягулык-энергетика тармагына караган ширкәтләрне Русиянең “Система” холдингы сатып алган иде. Ә инде яңа хуҗалар Урал Рәхимов белән хезмәт килешүен озайтмады.

Урал Рәхимовның элекке якын дусты һәм бизнес-хезмәттәше, Башкортстаннан элекке сенатор Игорь Изместьев өч ел инде Мәскәүдә тикшерү бүлегендә тотыла. Аны бик авыр җинаятьләрдә, шул исәптән яллап кеше үтертүләрдә дә гаеплиләр. Ул исә сорау алуларда үзенең гаепләрен танымый. Шул ук вакытта бу җинаятьләрдә Урал Рәхимовның турыдан-туры катнашы бар дип белдерә Изместьев әфәнде.
XS
SM
MD
LG