Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вәкил Шәйхетдинов: “Асыл затлар иҗатка рухландыра”


Вәкил Шәйхетдинов
Вәкил Шәйхетдинов

Уфада яшәүче танылган татар рәссамы, Башкортстанның атказанган рәссамы Вәкил Шәйхетдинов үзенең илһамлы иҗатына чираттагы лаеклы бәяне алды. ЮНЕСКО рәссамнар конфедерациясенең Русиядәге рәссамнар иҗади берлегенең бронза медале тапшырылды талантлы милләттәшебезгә.

Әлеге югары бүләкне Вәкил әфәндегә Мәскәүдән килгән кунаклар тантаналы шартларда тапшырды. Аңа бирелгән бронза медальнең кенәгәсендә “Ватан мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен” дип язылган. Тынгысыз һәм эзләнүчән шәхес ул Вәкил Гайнелгыйлем улы. Һәр күргәзмәсен зур бер проект итеп эшли һәм шуннан соң гына җәмәгатьчелек хөкеменә чыгара ул.

В. Шәйхетдинов узган елның башында Казанда үзенең чираттагы шәхси күргәзмәсен ачу тантанасында киләчәктәге уй-ниятләре белән дә уртаклашкан иде. “Аллаһы боерса, алдагы чор иҗатымны татарның күренекле шәхесләре портретларын эшләүгә багышлыйм”, - дип иҗат серләрен ачкан иде ул. Максатчан кешенең сүзе бер була инде – нәкъ менә шул юнәлештә, башы-аягы белән дигәндәй, иҗатка чумган олуг талант иясе.

Чираттагы бер очрашуыбызда Вәкил әфәнде үзенең остаханәсенә чакырды. Байтак кына портретлары әзер булуын әйтте ул. Менә кылкаләм остасының Уфа үзәгендәге иркен остаханәсендә аның яңа эшләрен манзара кылам. Чынлап та кыска гына арада әллә күпме яңа әсәрләр язган Вәкил әфәнде.

Рәссам эшләп беткән портретлар арасында Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев, ТРның халык шагыйре Зиннур Мансуров, мәшһүр җырчыларыбыз Фәридә Кудашева, Илһам Шакиров, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Г. Камал академтеатрының атаклы артисты Әсһәр Шакиров, Уфа “Нур” татар театры актрисасы Резедә Фәхруллина, шагыйрь һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани, шагыйрьләр Разил Вәлиев, Марсель Галиев, Әнгам Атнабай һәм башкалар бар.

Вәкил әфәнденең төрле жанрларда бердәй оста иҗат иткәне мәгълүм. Пейзажлар остасы да ул, жанр сурәтләре маһиры да, монументаль-декоратив юнәлештә дә искитмәле әсәрләре бар. Шулай ук портретлар язу остасы да Вәкил Шәйхетдинов. Бу эшкә ифрат та иҗади карый талантлы рәссам. Кайберәүләр кебек теге яки бу кешене фотосурәткә төшергән кебек кенә язмый ул киндер өслегенә, ә портрет шәхесенең күңеленә керә, аның рухиятен дә чагылдыра.

Бу юлы остаханәгә кергәндә Вәкил әфәнде халкыбызның асыл улы, мәшһүр җырчы Илһам Шакировның портретын язуны төгәлләп килә иде. Ишектән керүгә үк, музыкаль үзәктән Илһам аганың җыр язмасы каршы алды. “Менә шулай Илһам аганың җырларын тыңлый-тыңлый язам аның портретын, - ди остаханә хуҗасы. - Мин бу эшкә күптән тотынырга йөри идем. Ләкин һаман да үземнең өлгереп җитмәвемне сизеп йөрдем. Ә аның 70 яшьлек юбилеена чыккан зур китапны укып чыккач һәм, андагы җырлар язылган компакт тәлинкәне көн дә тыңлый башлагач, “оеткым” кабарып җитүен сиздем һәм тәвәккәлләп эшкә тотындым”.

Бакый Урманчы

Вәкил әфәнде, менә Сез Илһам аганың яшьрәк чагын киндергә төшерергә булгансыз. Нинди уйдан чыгып шулай карар иттегез?

Илһам Шакировны кечкенәдән үк тыңлап, аның талантына сокланып үстек ич. Ул чакта әлеге минем яшьтән дә өч дистә еллар чамасы яшьрәк иде әле ул. Менә шул чакларын тарихта калдырасы иттем. Гомумән, бөек җырчыбызның сурәтен иҗат итү җаваплы да, катлаулы да эш. Әмма мин аны илһамланып, аның җырларын тыңлый-тыңлый эшләдем.

Күз алдына төрле образлар килде. Аны тыңлаганда, җир белән офык кушылгандай булып китә. Үзең дә галәм киңлекләрен колачлагандай буласың. Искиткеч зур канәгатьләнү бирде мәшһүр җырчыбызны киндер өслегенә төшерү. Фәридә апа Кудашеваны язганда да шундый халәт кичергән идем. Хәер, башка портретларны эшләгәндә дә илаһи бер дәрт, татлы ләззәт иҗатка дәртләндереп торды.

Сезнең биредәге портретларда күпчелеге татарның әлеге заман хадимнәре чагылдырылган. Ә элекке чорлардагы күренекле шәхесләребезгә дә мөрәҗәгать итү булачакмы?

Бу проектка тотынганда төрлечә уйлар булган иде. Әмма аннан соң, нигездә, замандашларыбызның сурәтләрен генә язармын дигән карарга килдем. Ни өчен дигәндә, элекке буын танылган рәссамнарыбыз узган гасырларда яшәгән танылган милләттәшләребез портретларын байтак эшләгән инде. Алар милли рәсем сәнгатебез җәүһәрләре булып тора.

Ә минем исә үзем шактый яхшы белгән замандашларыбызны тарихта калдырасым килде. Бу эшне, Алла теләсә, киләчәктә дә дәвам итәм әле. Искиткеч талантлы һәм гаҗәеп кызыклы шәхесләребез бихисап, һәрберсе иҗатка рухландыра алырлык.

Вәкил әфәнде, мәгълүм ки, портретлар язуга һәммә рәссам да тотынмый. Шушы юнәлешкә кызыксыну юклыктанмы бу, әллә инде һәркемнең дә бу иҗатка маһирлыгы җитмәүдәнме?

Монда икесе бергә бәйләнгәндер дип уйлым. Теге яки бу эшкә “тешең үтсә” генә дәртләнеп эшлисе килә ич. Шунда кызыксыну да була. Ә минем үземә килгәндә, портретларны гел эшләдем. Биюче дә бии-бии остара дигәндәй, портретлар эшләүдә дә тәҗрибә туплана.

Илһам Шакиров

Ә бер портретны эшләү чама белән күпмегә сузыла?

Төрлечә була. Кайчан бер атнада да эшләп бетеп була, ә кайбер эш айларга да сузылырга мөмкин. Катлаулы иҗат ул. Табигать күренешләрен төшерү, йә булмаса натюрморт кебек сурәтләр төшергәндә, җиңелрәк.

Бу тәңгәлдә кешене сурәтләү бөтенләй башка халәткә куя иҗатчыны. Чөнки син үзең язган кешенең холык-фигылен дә, күңел кичерешләрен дә тотып ала белергә тиешсең. Үзенчә бер бәйләнеш килеп туа аның белән. Хәтта портрет хуҗасы шул бәйләнешне туктатып, тәнәфес ясарга мәҗбүр итәргә дә мөмкин.

Бер сөйләшүебездә Сез портрет язганда кешенең үзен дә якыннан яхшы белү нык ярдәм итә дигән идегез…

Әлбәттә, шулай. Кайчагында миңа белмәгән кешеләрнең портретларын фотосурәтләрдән генә дә язарга туры килә. Менә анысы иң кыены. Әгәр кешене берничә тапкыр гына булса да күреп, аның белән ихлас сөйләшсәң, эш җиңел, рәхәт, тиз бара. Менә мисал өчен, күренекле актерыбыз Әсһәр Шакиров портретын гына алыйк. Мин аны телевидение аша һәм сәхнәләрдә генә күреп белә идем. Ә былтыр, Казанда күргәзмәмне ачканда, аның белән якыннан аралашу бәхете тиде.

Искиткеч талант иясе генә түгел, ә оста оратор да, милләт язмышы өчен җан атып йөрүче олуг шәхес тә бит ул. Шуңа да аның портретын язу да зур канәгатьлек бирде. Беренче президентыбыз Минтимер Шәймиевка хөрмәтем зур. Милләтебез өчен бәһаләп бетергесез зур эшләр башкарды ул. Аны сурәтләүгә тотынганда ул әле президентлыктан китеп өлгермәгән иде. Бу эшне дәвам иткәндә яңа образлар да өсти бардым. Мәсәлән, Минтимер аганың Болгар, Зөя тарихи урыннарыбызны торгызуга алынуын да бу портрет күренешләрендә чагылдырырга булдым. Кызыклы гына килеп чыкты дип уйлыйм бу эшемне.

Сезнең шушы портретлар тупланмасыннан гына да зур күргәзмә оештырып була. Анысы ниятләнеләме?

Әле бу эшне һаман да дәвам итәм. Алла теләсә, күргәзмәне дә оештырырга исәп бар. Уфада гына түгел, ә Казанда да. Мөмкинлек чыкса, хәтта иң тәүдә Казанда күрсәтермен бу эшләремне.

Автордан: Вәкил Шәйхетдиновның уй-ниятләре тормышка ашыр, иншалла. Максатына ирешми калганы юк әле аның. Рәссамның соклангыч картиналары Башкортстанда гына түгел, ә Русиянең данлыклы музейларында да, чит илләрдә дә саклана.

Миңтимер Шәймиев

Туксанынчы еллар башында инде өлгереп җиткән, танылу алган рәссам үзенең иҗатында динебез исламга мөрәҗәгать итә башлый. Ә 1996 елда үзенең күптәнге хыялын да тормышка ашыра - изге Хаҗ сәфәрен кыла ул. Менә шуннан соң Вәкил Шәйхетдинов үзенең иҗатындагы иң мөһим юнәлешләрнең берсенә – рухыбызны, иманыбызның тамырларын төшенүгә, уй-кичерешләрен киндер өслегендә чагылдыруга җитди керешә дә инде. Аллаһыга, Мәңгелекнең бөеклегенә торган саен үзе дә ышана бара, әсәрләрендә башкаларны да уйланырга этәрә Вәкил Гайнелгыйлем улы.

2001 елда “ТЮРКСОЙ” халыкара оешмасы тарафыннан рәссамнарның Төркиядә оештырган иҗат остаханәсендә дә эшләп кайтты талантлы милләттәшебез. Анда алган хисләрдән һәм туплаган эскизлардан Вәкил әфәнде Төркия Республикасына, аның гаҗәеп матур архитектура һәйкәлләренә багышланган әсәрләр сериясен дә иҗат итте.

Әйе, әле Вәкил Шәйхетдинов зур максатлар куеп, милләт хадимнәре сурәтләрен киндер өслегендә җанландыра. Бу эшне бүгенге көндә үзенең төп бурычы итеп куйган ул. Шулай да, беррәттән, башка жанрдагы картиналарын да иҗат итә кылкаләм остасы. “Портретлар язганда тәнәфес тә булырга мөмкиндер. Ул чакта нишлисез?”, дим Вәкил әфәндегә.

"Кызык процесс ул портретлар язу. Әгәр бер кешене язганда, ниндидер сәбәп белән, кулга эш бармый икән, башка кешенең портретына тотынам. Шулай итеп хәтта берьюлы берничә портретны иҗат итү бара. Ә кайчагында портретлардан тәнәфес алыйм дип, пейзажларга, натюрмортларга да тотынам.

Инде бөтенләй дә иҗаттан ял кирәк көнне “кара” эшкә тотынам - яңа картиналарга рамнар, рам аслыклары ясыйм, киндер тарттырам. Хәтта остаханәдә идән себереп, юып, тәртип урнаштырып кына булса да, яңа иҗат дулкыннарына күчүгә үзенчә әзерлек алып барам", диде ул.

Автор: Татарның асыл затлары портретлары күргәзмәсен Вәкил әфәнде иң тәүдә Казанда тәкъдим итәчәген әйтте. Аңа уңышлар һәм илһам гына телисе кала.
XS
SM
MD
LG