Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит” телсез калудан курка


Соңгы вакытта татар теленең кулланылышы кимү хакында “Азатлык”, “Татар телен өйрәнергә этәргеч юк” дип язды. Әлеге язмага “Безнең гәҗит” үз фикерен җиткерде, баш мөхәррир телсез калудан куркуын әйтте.


Газетаның соңгы санында баш мөхәррир Илфат Фәйзрахманов мәгълүмат чыганакларындагы һәм республикада булган вәзгыятьне истә тотып “Татарчабыз кемгә кирәк?” исемле мәкалә язган. Бу аның күңелен борчучы төп темаларның берсе икән. Шунда ук Фәйзрахманов уку-укыту өлкәсендә булган төгәлсезлекләрне дә әйтеп китә.

“Сыйныфка татарча белгән балалар да, белмәгәннәре дә җыела. Гомуми фәннәрне укытканда проблема булмаска мөмкин, әмма татар телен укытуга бу кыенлык тудыра. Шушы рәвешле җинаять кылабыз дип саныйм. Чөнки татарча белгән баланы да теленнән биздерәбез. Ул татарча белмәгән баланы чит тел өйрәнгән кебек авазлар өйрәнгәнен көтеп торырга тиеш. Бу бит инде алдынгы баланы надан калдыру дигән сүз”, ди “Безнең гәҗит”нең баш мөхәррире.

Шул ук вакытта аны халыкның туган телгә карата булган мөнәсәбәте дә борчый, үзе укытучы булганда сәер хәлләргә дә тап булган.

“Милләттәшләргә тамак кайгысы мөһим, телсез дә торып була, беренче чиратта тамагым тук булсын, карьера, башкалар кебек дөнья куам дип яши. Бу инде совет чорыннан килгән махсус тәрбия җимеше. Мин рус мәктәбендә татар теле укыттым һәм бик тырышып белем бирергә тырыштым. Ләкин ата-аналар тарафыннан рәхмәт әйтүче аз булды. Хәтта килеп, минем баламның башын катырма, аңа татар теле кирәк түгел, башка фәннәрне яхшылап укысын, вакытын алма, дип әйтүче ата-аналар да булды. Шуннан соң түзә алмадым, хәрби хезмәткә китеп бардым”, диде Илфат Фәйзрахманов.

Каләм иясе Татарстанның элеккеге һәм бүгенге президентның телгә карата булган мөнәсәбәтләрен күзәтеп барырга тырышкан. Күптән түгел Рөстәм Миңнехановның рәсми чыгышына игътибар иткән һәм мондый нәтиҗәгә килгән.

“Безнең кебек акцент белән сөйли. Татарлык һәм татар җанлылык сиздем. Өметләребез акланыр дип уйлыйм, президентка комачау итмичә, аңа ярдәм итеп яшәргә кирәк дип саныйм. Элеккеге республика башлыгы да шушы рух мәсьәләсе белән ныклап торып шөгыльләнә башлады. Изге Болгар тыюлыгын торгызу мәсьәләсендә аңа рәхмәт әйтеп, зур эштә уңышлар телим. “Киләчәк” программасы да беренче булып тора, андый эш әле башка милләтләр арасында башкарылмый, без беренче булдык. Ләкин кординаль үзгәрешләр кертеп, кыюрак эшләргә кирәк. Миңтимер Шәймиевның әйткәне әле дә хәтердә, “Илфат син дөрес сөйлисең, тик ашыгасың. Без акрынлап шушы максатларга ирешәчәкбез”, дигән иде ул. Бирсен Ходай, без өметләнбез”, дип йомгаклады сүзен баш мөхәррир Илфат Фәйзерахманов.
Менә шундый рухта Фәйзерахманов “Безнең гәҗит”тә “Татарчабыз кемгә кирәк?” дигән сорауга җавап эзли. Икенче бер автор Сәйдулла Кутушев Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның хакимияттәге 100 көненә бәя бирергә тырыша. Ул беренче чиратта республика башлыгының төс-кыяфәте үзгәрүгә игътибар итә һәм Миңнеханов Сабантуйларга йөрергә яратмаса да, президент булгач игътибар үзәгендә булырга туры килүен әйтә.

“Рөстәм Миңнеханов үзенә Татарстан халкы гына түгел, дөньяга сибелеп яшәгән татарлар игътибары юнәлтелгәнен яхшы аңлый”, ди Сәйдулла Кутушев.

Шул ук санда газета укучы Рөстәм Миңнехановның автобиографиясе белән танышу теләген җиткерә һәм аның үтенече буенча җавап та языла. Күрәбез, “Безнең гәҗит” укучыларга кирәкле мәгълүматларны биреп бара һәм соңгы сан да моңа дәлил булып тора. Чөнки газетаның калган битләрендә халык сулышын чагылдыручы хатлар, мәкаләләр урын алган. Авторларның күбесе “Безнең гәҗит” укучылары үзләре.
XS
SM
MD
LG