Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ногай иле авылында кызларга да дини дәресләр бирә башладылар


Моңа кадәр Сембер өлкәсенең Ногай иле авылында җәйге ял вакытында малайлар өчен дин дәресләре укытылган. Быелдан башлап кызлар да дини белем ала башлады.

"Кызлар да яхшы гына дини белем алалар. Әлмәттән мәдрәсә шәкертләре килде. Алар да практика сыйфатында дәресләр бирә. Киләсе елда инде, район җитәкчелеге белән килешеп, мәктәп программасына да дин дәресләрен кертергә исәплибез. Һәм җәйге каникуллар вакытында кызлар өчен дә дәресләр оештырырга ниятебез бар", диде Наил хәзрәт Идиятуллов.

Ә район җитәкчеләре арасында моңа каршы килүчеләр булмадымы?


Инде аларны калдырып торыйк. Үзебез тырышмасак, безнең мондый илдә берни дә эшләп булмый. Киләчәгебез – тарихыбызны тирәнтен өйрәнү һәм динебезне нык саклап калу аркасында гына мөмкин бит.

Бүген дә бит мәктәп программаларына праваслау динен кертү тырышлыклары бар. Бу шаукым татар авылларына да килеп җитмәсме - син ничек уйлыйсың?

Аллам сакласын, андый ихтимал да юк түгел. Хәзер бит махсус ясалган катнаш халыклы авыллар бихисап безнең өлкәдә. Шунда кертә башладылар инде. Гомер буе чуаш-урыс арасында яшәгән әти-әниләрнең моңа каршы торырлык кыюлык тапмаулары да ихтимал. Тагын бер нәрсә бар бит әле. Праваслау динен хакимият саклый, киңәйтә, гомум бюджет хисабына яшәтә. Ә Ислам дине бары тик үзебезнең тырышлыклар аркасында гына мөмкин.

Икенчедән, элекке гомуми бәйрәмнәрне дә праваслау дине рухында оештыра башладылар. Менә “Гаилә бәйрәме” дигәне дини түгел инде, югыйсә. Шулай да бу бәйрәмдә, барчабызга да үрнәк итеп, гомер буе монахлар булып яшәгән Петр белән Февроньяны данладылар. Бу бәйрәмдә барча клуб хезмәткәрлерен дә мәҗбүри рәвештә катнаштырдылар. Тортлар пешереп, праваслау дине әһелләре көнен гомум бәйрәмгә әйләндерделәр. Димәк, артабан бу монахлар “гаиләсен” зурлауның татар авылларына да үтеп керүе ихтимал бит, Аллам сакласын.

Наил әфәнде, монысы мәгълүм нәрсәләр инде. Ногай иленә кайтыйк әле. Шәкертләр укытасың – аларны дин әһелләре итеп тәрбияләү максаты куелмыймы?

Юк инде, ахирәт-дәрәҗә Исламда гына бит. Һәркем Ислам нигезләрен белергә тиеш. “Без адәмнәрне гыйбадәт кылу өчен яраттык”, дигән бит. Алар зур юлга чыгачаклар. Ислам дине алар өчен юл күрсәткеч булып хезмәт итәр, дигән өметтән генә бу тырышлыклар.

Элек сез күрше Уразовка авылы имамы Сәет Диаров белән тыгыз элемтәдә тора идегез. Хәзер ничек?

Аллага шөкер, бүген дә шулай. Һәр эшне киңәшләшеп башлыйбыз, бер-беребезгә кунакка йөрибез. Мәсәлән, узган атнада җәйге лагерыбызда тәрбияләнүче балаларыбыз белән аларга кунакка бардык. Анда “Кое башы” дигән бик гүзәл ял итү урыны бар. Изге урын булып та санала ул. Мангуллар тарафыннан Болгар ханлыгы җимерелгәч, болгар халкы төрле якларга таралган. Шул исәптән, бирегә дә килеп урнашканнар, мондагы кизләүләр янәшәсендә сыену тапканнар, шунда авыллар салганнар.

Уразавылдан ерак түгел – чакрым ярымда гына болгарлардан калган Калатау дигән урын бар. Анда хан сарае да булган, диләр. Хәрабәләре 1917 елгы революциягә кадәр дә сакланган. Мин халыкка да, укучыларга да шуны әйтәм: “Ничек бу хәрабәләр 1200 еллап сакланган, ә безнең замана авыллары юкка чыга бара?” Чөнки халыкта ДИН булган, халык динсезлектән куркып яшәгән, туган бишеген ташлап китмәскә тырышкан.

Анда Мар дигән урын да бар әле. Анда марилар торган икән. Һәм хәзер дә мәрә дигән кавем бар. Мәрә дигән Якуб абый бар иде, мин аны бик тә ихтирам итә идем. Аның улы Исмәгыйль абзый хәзер дә безнең мәчеткә йөри. Чынлап та, алар мари халкына охшаганнар. Димәк, алар Ислам динен кабул итеп, татарга әйләнгәннәр. Икенчедән, анда Юашка авылы да бар. Анда чуашлар яшәгәннәр, алар да ислам динен кабул итеп, татарга әйләнгәннәр.

Безнең Ногай иле авылында да бортаслар һәм мукшылар да яшәгәннәр, ди. Артабан алар, безнең диннең пакълыгын, гаделлеген күреп, Ислам динен кабул иткәннәр һәм татар халкының гореф-гадәтләрен дә үз итеп, татарга әйләнгәннәр.
XS
SM
MD
LG