Accessibility links

Иран галиме кайда булган?


Шаһрам Әмири - Youtube сәхифәсендә чыккан видеодан ялынган рәсем
Шаһрам Әмири - Youtube сәхифәсендә чыккан видеодан ялынган рәсем

Вашингтондагы Пакстан илчелегенә үзен Иранның атом галиме Шаһрам Әмири дип таныткан бер кеше килеп кергән. Рәсмиләргә ул 2009 елда Үзәк күзләү хезмәте агентлары тарафыннан урланганын әйткән. Галим 2009 елда Согуд Гарәбстанга хаҗ вакытында юкка чыккан.Кем ул Шаһрам Әмири һәм кем файдасына эшләгән?


1979 елда Иранда ислам инкыйлабыннан соң Тәһран белән Вашингтон арасында дипломатик мөнәсәбәтләр өзелгәннән бирле АКШта Иран илчелеге юк. Әмма Иран ватандашлары белән чыккан мәсъәләләрне чишү өчен Пакстан илчелеге каршында Иранның эчке бүлеге бар, ул аерым бинада урнашкан. Менә шушы бинага дүшәмбе көнне кич Шаһрам Әмири таксига утырып килгән.

Кичә Пакстан илчелеге галимне Иранга кайтару өчен кирәкле документлар әзерләнә, дип белдерде.

Кичәгә кадәр АКШ рәсмиләреннән бу хәлләргә бер аңлатма да булмады. Бары тик галимне АКШ күзләү хезмәте урлаган, дигән мәгълүмат кире кагылды.

“Әмири әфәнде АКШка үз ихтияры белән килде һәм теләгән вакытта кайтып китә ала. Иранга ул кичә үк китәргә тиеш иде, әмма Иран белән элемтәләр булмау сәбәпле арадашчылар аша эш итү озакка сузылды”, диде АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон.

Интернет һәм видео көче

Шаһрам Әмири турында беренче булып Иран дәүләт телевидениесе һәм радиосы хәбәр итте. Ул хәбәрдә “АКШ галимне урлау фактын яшереп аны шыпырт кына кире Иранга кайтарып җибәрмәкче иде”, диелгән.

Серле бу галим турында сораулар бик күп. Аның чынбарлыкта кем булуы һәм кем файдасына эшләве, ничек юкка чыгуы һәм бер ел кайда булуы – болар турында бары тик фаразлар бар.

Иран телевидениесе бүген Әмири кайта, дип хәбәр итте
Март аенда ABC яңалыклар каналы Әмири АКШта сәяси сыену сорап Үзәк күзләү идарәсенә Иранның атом программасы турында мәгълүмат белән ярдәм итә, дип сөйләгән иде.

Июнь аенда Иран телевидениесе Әмири исемле бер кеше төшкән видеоны күрсәтте. Анда ул үзенең 2009 елның 3 июнендә Мәдинә каласында Үзәк күзләү идарәсе һәм Согуди күзләү хезмәте тарафыннан урлануын һәм АКШта гына аңына килүен сөйләде.

“Минем исемем Шаһрам Әмири. Бүген 2010 елның 5 апрель көне. Бүгенге көндә мин АКШта, Таксонда. Мине Согүд Гарәбстанның Мәдинә каласында урладылар, йоклата торган инә кададылар. Берничә көн аңсыз булганмын, шул вакыт эчендә мине АКШка китергәннәр. Америкада 8 айда җәберләү һәм басымның иң куркынычларына дучар булдым” диде Әмири.

Берничә көннән интернеттагы Youtube сәхифәсендә Әмири кыяфәтендәге бер кешенең башка төрле видеосы чыкты. Анда ул үзенең АКШта иректә булуын һәм белем алуын әйтте.

“Мин Америкада һәм бу илдә укуны дәвам итәргә телим. Мин ирекле һәм имин,” диде ул.

Моннан соң Иран телевидениесе җавап итеп Әмиригә охшаган кешенең АКШ агентларыннан качуын сүрәтләгән видеоны күрсәтте.

АКШ рәсмиләре Шаһрам Әмиринең күпмедер вакыт Америкада булганын кире какмый, әмма аның анда ни эшләгәнен әйтми.

Үзәк күзләү идарәсенең элекке белгече Руел Марк Герехт, күзләүчеләр галимне бер кайчан да урламас иде, аның файдасы юк, дип белдерде.

Галимнең кире Иранга кайту теләге анда калган туганнарына басым арту белән бәйле булырга мөмкин, дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG