Accessibility links

Кайнар хәбәр

Римма Ибраһимова: Тибетны да күрергә исәбем бар


Кытайда булганда уен кораллары ансамбле башкаруында милли көйләрен тыңлап сокланган ул. Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова татар җырларын олы дөньяга чыгарганда иләк аша үткәрү ягында. 15 июль җырчының туган көне.


-Казанда коточкыч эссе җәй. Мин Сезне бакчада чәчәкләр арасындамы, әллә диңгез буендамы дип уйлаган идем... Ә эш урынында икәнсез, ни сәбәптән бу?


-Ялга киләчәктә барырмын, Алла бирса! Мин эшләгән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында кабул итү имтиханнары бара. Лаеклы яшьләрне җыярга тырышабыз. Әзерлек курслары алып барам. Менә иртәнге сәгать 10нан бирле шулар белән шөгыльләнеп утырам. Җырлау осталыкларын тыңлап карыйм. Тиз генә өйрәнә алганнарына ниндидер киңәшләр дә бирәм.

-Игътибарга лаек яшьләр бармы?

-Талантлы яшьләр бар. Лаеклылыраны, безнең сәнгатькә чыннан да хезмәт итәрдәйләрне җыеп аласы килә. Соңгы вакытта “татар сәнгате бетә инде, җырлаучылар күп, ә җырчылар юк” дигән сүзләр күп йөри. Җырлаучылар күп булгач, һичшиксез, алар арасында җырчылар да була инде ул. Татар халык көйләрен дә, хәзерге заман музыкасын да алга алып китәрдәй талантлы яшьләр бар. Аларга бу юнәлештә булышу кирәк.

-Халык “дөнья чүп-чурма белән тулды” дип әйткән сүзләргә, татар сәнгатен олы бер дөнья итеп караганда, нәрсә дә булса эшләргә кирәк, дип уйлаганыгыз бармы?


-Олы дөнья итеп караганда зур булмаган уку йортында вокал дәресләре биреп кенә җиңә торган мәсьәлә түгел бу. Аны дөньяви итеп чишәргә кирәк. Татарда гына түгел, ә дөньяда яңа алымнар һәм юнәлешләр чыга, бу яктан да яшьләрнең калышасы килми. Урыслар Көнбатыштан өйрәнә, без урыслардан өйрәнәбез, бездән тагын кемнәрдер өйрәнә. Ниндидер бер баскыч рәвешендә бара ул.

Әгәр чын мәгънәсендә классиканы һәм халык җырларын да тыңласыннар, аңласыннар дисәң, балалар бакчасыннан ук өйрәтә башларга, ул көйләрне тыңлатырга кирәк. Укып чыккан яшьләрне дә безнең симфоник оркестрлар белән кызыксындырып, халык уен кораллары оркестрлары белән бергә концертлар оештырырга кирәк. Бу концертларны яздырып радиодан тыңлатырга, телевидениедән күрсәтү дә искиткеч зур файда бирер иде.

- Элек бит цензура кебек, җырчыларның концерт програмнарын тикшереп кенә гастрольгә җибәргәннәр. Аның яхшы ягы да, бәлки начар ягы да булгандыр... Сез әгәр мөмкин булса, бүген иләк аша үткәрүне кертер идегезме?


-Аның уңай ягы да, тискәре ягы да бар дигәндәй, мин бөтенесен кертмәс идем, билгеле. Элек министрлыктан килеп авылларга концертлар белән чыгып киткәндә дә карыйлар иде. Тикшереп, карап тору, ансы игътибарга лаек. Әмма яхшы үзешчән композиторларның менә дигән лаеклы җырларын програмга керттермәгән очраклар да була иде. Талантлы кешеләр бик күп. Алар бөтенесе дә композиторлар берлегенә дә кереп бетә алмый, керәселәре дә килмидер. Шуңа күрә ниндидер урталык булырга тиеш.

Ә карау кирәк! Бигрәк тә халык хозурына чыгарыр алдыннан радио һәм телевидение програмнарын. Әгәр инде син бу безнең татар музыкасы, ә монсы яшьләр музыкасы дип бөтен дөньяга яңгыратасың икән, ниндидер күзәтү кирәк. Ниндидер үлчәмнәр булырга тиеш.

-Гадәттә, бер җыр килеп чыга да 2-3 ел буе халык күңелен яулап торырга мөмкин. Табында да, күңеле тулганда да халык бу җырны башкара. Бүген әле яңа гына килеп кергән Сез ярата торган һәм шул ук вакытта халык күңелен яулаган берәр җыр бармы?


-Элек без бер ел, ике ел, өч ел да җырлыйбыз дигәннән, шулкадәр күп җырлар иҗат итми иделәр. Худсовет начар җырларны кертми иде. Аннан соң чын профессиональ композиторлар гына иҗат итә иде. Ә хәзер профессиональ композиторлар нишләптер җырлар иҗат итүдән туктады.

Менә шул ук Резедә Ахиярова да, элек бик күп җырлар иҗат иткән Луиза Батыр-Болгариның һәм башкаларның соңгы вакытта яңа җырларын күргәнем юк. Алар зур симфоник музыкалар иҗат итә башлады. Ансы да да кирәк. Мин җырчы буларак профессиональ композиторларның җырларын башкарырга теләр идем.

Хәзер яңгырый торган җырлар арасында да матурлары бар. Кабатлап та йөрисең, башка да кереп кала. Алар урынына икенчесе, өченчесе килә һәм шуңа күрә бер җырга гына һәм бер юнәлешкә генә игътибар да итеп бетереп булмый.

Борчыган ягы да юк түгел. Кайвакыт матур җырлар тыңлап кайтыйм әле дип концертларга барам. Җүләр сүзләрне ишетеп, эшкә ашмаган көйләрне тыңлап, әллә болар халыкны икенче яктан шаккатырасылары, үзләренә шул яктан игътибар җәлеп итәргә телиләр микән, дип тә уйлап куям.

Хәзер “начар сүз дә - реклама” дигәнне ишетергә туры килә. Мин үзем начар сүздән реклама ясыйсым килмәс иде.

-Сез узган гасырның 70нче елларында үзенчәлекле башкару остасы буларак сәхнәгә килеп чыктыгыз. Халыкчан да һәм шул ук вакытта классик башкаруга да якын иде Сезнең җырлар. Башкачарак җырлыйсың дип әйтүчеләр булдымы?


-Андый сүзләр булды инде. Башкачарак җырлауны мин начар әйбер димәс идем. Һәр җырны үзенчә башкара бит һәркем дә. Ул җырга эчке кичерешләрең дә, тормышың да кушыла. Һәр кешенең үзенең җырлау осталыгы булырга тиеш.

-Осталык дигәннән, Сезгә кем менә шулайрак башкарырга кирәк дип киңәш биргән иде?


-Без бер төркем артистлар Мәскәүдә укып кайттык. Анда Георгий Виноградовта белем алдык. Дөньяда аны яхшы беләләр. Данлыклы тенорда уку бәхете тиде. Мин аннан соң Рәхилә Мифтаховада да укыдым. Гомерем буе гел аның белән киңәшеп эшләдем. Чын мәгънәсендә зур укытучы иде ул.

-Соңгы елларда Сез чит илләргә барып андагы тормыш белән дә кызыксына башлагансыз.


-Чит илләрдә шактый булырга туры килде. Әле Советлар Берлеге вакытында ук Ринат Ибраһимов белән Польша, Чехсловакия, Маҗарстанда (Венгрия) чыгыш ясадым. Чит җиргә чыгу бик авыр булганда да Финляндиягә ике тапкыр чакырып алдылар. Төркиядә дә берничә тапкыр булдым.

Соңгы вакытта чит илләргә йөрим, чөнки дөнья күрәсем килә. Ял итәргә Кытайга, Гарәп Әмирлекләренә, Төркиягә бардым. Әле алга таба Тибетка барырга да исәбем бар. Һиндстанны күрәсем килә. Аларның яшәү рәвешләре бик кызыксындыра.

-Чит илләрдә булганда нык гаҗәпләндергән яклар да күзгә чалынадыр...

- Гарәп Әмирлекләрендә булганда кеше акылының яңа технологияләрне, техниканы кешегә рәхәт булсын өчен җигә белүенә шаккатым. Анда бит биналарны да кояш кыздырмаслык итеп бер-берсенә күләгә төшереп торырлык итеп сала беләләр.

Төркиядә тар гына урамнарда зур-зур автобусларның бер-берсенә һәм кешеләргә мәшәкать тудырмыйча оста йөрүләренә исләрем китте. Бездә исә киң генә урамнарда машиналарның бер-берсенә йөрергә дә, кешеләргә дә рәт юк. Истанбулның тар гына урамнары күңелемә хуш килде.

Кытайда халык бик эшчән. Алар бер дә тик тормый ахыры дигән уй килде. Диңгез буенда менә дигән ял итү урыннары булдырганнар. Нык уйлап эшләгәннәр, бөтен нәрсә дә кеше өчен. Русиягә әле бу юнәлештә бик күп эшләргә кирәк. Ялта һәм Сочиларда да булганым бар. Чит илдәге кешегә мөнәсәбәт белән Русиядәге мөнәсәбәт җир белән күк аермасы. Чит илгә барып ял итеп кайту рәхәтрәк.

Мин кайда гына булсам да ул илнең көйләре язылган дисклар җыеп кайтам. Кытайдан да уен кораллары көйләре язылганны алып кайттым. Бу илдә миңа тагын бер әйбер бик ошады – кайда гына булма, һәр җирдә үзенең тамырларын югалтмаган уен коралларында башкарылган кытай милли көйләре, фольклор яңгырый. Дөрес алар арасында заманча эшкәртелгәннәре дә юк түгел.

Кытайда вакытта башыма, бездә нишләп инструментль милли музыка юк дәрәҗәсендә, дигән уй килгән иде.
XS
SM
MD
LG