Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ вәкаләтләрен арттыру турында канун кабул ителде


Бүген Русиянең Дәүләт Думасы депутатлары өченче укылышта ФСБның вәкаләтләрен арттыру турында канун кабул итте.

Иминлек хезмәтенә өстәмә вәкаләтләр бирү өчен 350 депутат – “Бердәм Русия”, ЛДПР вәкилләре кул күтәргән.

Яңа законга 90 кеше каршы чыккан. ФСБның вәкаләтләрен арттыруга “Гадел Русия” фиркасенең барлык депутатлары да каршы чыккан. Каршылар арасында коммунистлар фиркасе (КПРФ) депутатлары да бар.

Яңа канун нигезендә ФСБ кушканны үтәмәгән, тыңламаган өчен Русия гражданнарына 500 сумнан алып бер мең сумга кадәр штраф салырга яки 15 тәүлеккә ябып куярга мөмкиннәр.

ФСБ кушканны үтәмәгән югары урында эшләүчеләргә бер меңнән алып 3 меңгә, юридик затларга 10 меңнән башлап 50 меңгә кадәр штраф салу каралган.

Әлеге канун өлгесенә каршы гражданлык җәмәгатьчелеге һәм оппозиция каршы чыкты. Җомга көнне ФСБның вәкаләтләрен артыруга каршы Дәүләт Думасы каршында рөхсәт алмыйча каршылык чарасы уздырган өчен “Яблоко” фиркасенең өч активисты кулга алынган.
XS
SM
MD
LG