Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы театры беренче DVD тәлинкәсен чыгарды


"Хәят" исемле бу тәлинкә Чаллы дәүләт татар драма театрының DVD итеп киң тамашачыга тәкъдим ителгән беренче әсәре.

"Хәят" исемле бу тәлинкә Чаллы дәүләт татар драма театрының DVD итеп киң тамашачыга тәкъдим ителгән беренче әсәре.

Фатих Әмирханның “Хәят”е, Гаяз Исхакыйның “Татар гакылы” әсәре нигезендә Равил Сабыр язган пьеса Чаллы театрында 3 ел чамасы элек “Яшел һәм кызыл” исеме белән сәхнәләштерелгән иде.

Чаллы театрын бар татар дөньясына таныту мөмкинлеге бирүче шушы видеоәсәр тиздән Татарстанның төрле шәһәрләренә таралачак һәм аны республикадан читтә дә сатып алу мөмкин булачак. Моннан тыш аны Чаллы театрының һәм җырчы Салават Фәтхетдиновның концерт-тамашаларында да алу мөмкин булыр дип көтелә.

Спектакль видеога моннан ике ел элек, әле яңа чагында ук төшерелгән булган.

Әсәрдә Хәят ике бертуган, кадимче яшь мулла белән заманча юридик белем алучы егет арасында, аларның кайсын сайларга белми телгәләнә. Пьеса авторы Равил Сабыр әйтүенчә, бу мәхәббәткә нигезләнгән тәэсирле мелодрама гына түгел, Хәятнең хәле бүгенге татар халкы алдында торган төп сорауларның берсен хәтерләтә. Узган гасыр башында милләт алдында торган “Көнчыгышмы-Көнбатышмы?” дигән сорауга җавап әле бүген дә табылмаган, ди ул.
XS
SM
MD
LG