Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айдар Хәлим: “Мәскәү ялгышын таныды”


Айдар Хәлим
Айдар Хәлим

Башкортстан президентының алышынуын Чаллы җирлегендә дә зур кызыксыну белән күзәттеләр. Башкортстанда туып-үскән язучы Айдар Хәлим “Рәхимовның китүе Русиянең бөтенлеге, тынычлыгы белән бәйле”, дип белдерде. Татар халкының Милли Мәҗлес депутаты Фаик Таҗиев: “Башкортстанда хәзер барлык милләтләргә карата тигез мөнәсәбәт булыр”, дигән ышанычта кала.

Татар халкына билгеле язучы Айдар Хәлимнең туган ягы - Башкортстан. Үзенең туган ягында шактый кыенлыклар, эзәрлекләүләр күргән шәхес. Тормышында булган авырлыкларны ул элекке президент Мортаза Рәхимов исеме белән дә бәйли. Яңа президент Рөстәм Хәмитовка да киңәшләре бар.

“Бу хәбәрне бөтен җәмәгатьчелек көтте. Шәхсән үзем куандым да, кайгырдым да дип әйтә алмыйм. Чөнки Рәхимов төшенчәсе шәхси төшенчә булудан туктап, сәяси, икътисади, социаль әхлакый категориягә әйләнде. Мортаза Рәхимов Русиянең бөтенлеге, тыныч яшәү темасы иде. Аның китүе, авыр чордан яктылыкка, халыклар тигезлеге чорына керә башларбыз, дигән өмет уята. Рәхимов үз халкына егетлек эшләде. Ул дәүләтсез кавемнән халкын дәүләтле ясады.Башка халыкларга этлеге дә булды.

Фаҗига шунда, Рәхимов үз халкына дәүләт төзеп бирәм дип, башкаларны бәхетсез итте. Башкорт белән татарны тигез күрсә, мондый җимерелеш булмас иде. Шул ук вакытта башкортны бәхетле итәм дип, аны да бәхетсез итте. Мәдәният, әхлак ягыннан Рәхимов татар халкына Явыз Иваннан кала зур зыян китерде, дип җаваплылык белән әйтә алам.
Фаик Таҗиев


Бүген Башкортстанда татар мәктәбе юк. Булган хәлләрдән соң һәр татар, башкорт кешесенә берәр психолог кирәк. Без бөек милләт, дип кенә алга китеш булмады. Рәхимов дәүләте булмаган халык белән идарә итә белмәде. Мин, татар һәм башкорт халыкларын бердәм көч итеп күрмичә, Идел-Урал буенда якты тормышны күзаллый алмыйм. Әйе, булган каршылыклар төбендә Мәскәү ята. Алар берсен үсендерде, икенчесен кимсеттерде. Мәскәү башкорт милләтчелегендә уйнады. Татарны этнографик картадан кысып чыгарырга тырышты.

Башкортстанда президент алыштыру адымын Мәскәүнең батырлыгы дип саныйм. Мортаза Рәхимовның вәкаләтен вакытыннан алда туктатып, Мәскәү ялгышын таныды”, диде “Азатлык”ка язучы Айдар Хәлим.

Милли Мәҗлес депутаты Фаик Таҗиев Татарстанда туып-үскән, Чаллыда яши. Шулай да Башкортстан вакыйгаларыннан хәбәрдар.

“Башкортстанда яшәүче барлык милләтләргә дә киләчәктә караш тигез булыр, дигән өметтә торам”, ди ул.
XS
SM
MD
LG