Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабулда Әфганстан турында халыкара җыен уза


Ил башкаласы Кабул шәһәрендә Әфганстан турында халыкара конференция уза.

Әфганстан президенты Хәмид Карзай Кабулга бирелгән халыкара финанс ярдәмне бүлүдә үзенең хөкүмәтенең катнашуын тели.

Ярдәм хакына 2014 елда Әфганстан көчләре илдә куркынычсызлык оештыруда төп көчкә әйләнәчәк, диде Карзай.

Конференциядә тышкы сәяси оешманың 40 җитәкчесе, халыкара 70 вәкил катнаша.

Әфганстан турындагы халыкара җыенга БМОның генераль секретаре Пан Ги Мун һәм АКШның дәүләт серетаре Һиллари Клинтон да килгән.

Әфганстанда шундый зур дәрәҗәдәге конференция соңгы 30 ел эчендә беренче тапкыр уза.

Конференциядә катнашучылар 2014 ел ахырыннан башлап Әфганстан куркынычсызлык өлкәсендә хәрби көчләр белән үзе җитәкчелек итәр дип килешкән.
XS
SM
MD
LG