Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Салам төргәген ут эченнән алып чыктым”


Мал-туарга азык өчен “көрәш” бер-берсенә янәшә булган авыллардагы мөнәсәбәтләрне кискенләштерергә мөмкин. Алан халкы күршеләре Янсуар кырларыннан салам ташыганда ут чыккан.

Авыл халкы мал-туарына азык әзерләү өчен утка керергә дә әзер. Юкка гына җәйнең июль аен халык “уттай кызу эш вакыты” дип әйтми торгандыр. Ә менә Татарстандагы Теләче районы Алан авылында кайберәүләр терлекләргә дигән саламны янып торган ут эченнән алып чыккан. “Ике төргәк салам алып кайтырга уйлаган идем, берсен начка-көчкә ут эченнән алып чыктым”, дип белдерде Алан авылының бер кешесе.

Аланда янсуарлар үзләренең кырындагы саламны безгә биргәнгә көнләшеп махсус ут төрткәннәр дигән сүз таралган. Алан белән Янсуар күршеләр. Мишә елгасы гына аерып тора аларны. Янсуар Питрәч районына караса да урыны-урыны белән кырлары, болыннары янәшә.

“Янсуардагы җирләрне инвестор алган. Аларга икмәге генә кирәк, саламы артык кызыксындырмый. Саламы бик калын булган аның. Инвесторлар рөхсәт биргән җыярга”, дип белдерде Алан авылында яшәүче Рөстәм Хөсәенов.

Алан кешеләре әйтүенчә, кем күпме булдыра шуның кадәр төргәк, ягъни рулонланган тюк алып кайткан. Кем күпме алганын төяүчеләргә әйтеп яздырган. “Алан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчелеге авыл халкына җиңел булсын дип күршеләрнең кырына төргәкли торган җайланмасы булган тракторын да, төйи торганын да җибәргән. Аландагы комбайннарны биреп торган өчен салам алырга килешкәннәр дип сөйли халык.

“Алтышар төргәк алып кайтучылар да булды. Җитәкчебез халыкның пай җирләрен кулланган өчен булыр бу салам дибрәк әйтте. Акчага булмас ахыры”, дип белдерде “Алан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять хисапчысы Мәдинә Нәҗметдинова.

Халыкны булдыра алган кадәр мал-туар азыгы белән тәэмин итәргә тырышу Аланда бу беренче очрак түгел. Күптән түгел генә агро хуҗалыкта эшләүче һәр кешегә 80әр сутый, дәүләт хезмәтендәгеләргә 30ар сутый солылы-бике бүлгән иделәр.


Пенсионерларга да бүләргә тиешләр. Тукранбаш басуы өлгергәнне көтәләр... Дөрес, барсы да бушка түгел. Күпмедер акча да түләргә туры киләчәк. Тик корылык елында халык барсына да риза, бирсеннәр генә.

Алан халкы әйтүенчә, әнә тагын бер күршеләре Сауш авылында халыкка бер генә сәнәк печән дә, салам да бүленмәгән. Алар “ВАМИН”га карый икән.

Янсуар халкы исә эшләгән кешегә бездә печәнен дә, саламын да бирделәр дип белдерә. “Печән бирделәр. Эшләгәнгә дә бирделәр, сатып та бирделәр”, диде укытучы булып эшләгән Лидия апа. Янсуар халкы аланнар салам ташыган басуда салам януы турында хәбәрдар. “Махсус төртелгән ут түгел ул, техник сәбәпләр аркасында чыккан ул”, ди Лидия апа.

Алан халкы исә, кырда безнең тракторлар гына иде, алар тирәсендә ул-бу булмады, ди. Берәрсе тәмәке төпчеге ташлап калдырмады микән дип фаразлаучылар да бар. Сугылган кыр бик зур булган бер башыннан икенче башы күренмәгән.
XS
SM
MD
LG