Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил кулга алган Төркиянең өч Газзә ярдәм көймәсен азат итә


Израил 31 майда һөҗүм оештырып кулга алган Төркиянең Газзә ярдәм көймәләреннән өчесен азат итәргә булды.

Израил тышкы эшләр министрлыгыннан бер рәсми, Израилнең кулга алынган Газзә ярдәм көймәләрен Төркиягә кайтуына рөхсәт итү карары турында, монын ике ил мөнәсәбәтләрен яхшырту максатында булуын ассызыклады. Мәгълүм булганча 31 майда Газзәгә ярдәм ташыган көймәгә булган һөҗүм мөнәсәбәтләргә зур йогынты ясаган иде.

Израил һөҗүм оештырган көймәләрдәге юлчыларны бер ничә көннән соң илләренә кире кайтарган, көймәләр исә портларда көттерелгән иде.
XS
SM
MD
LG