Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиягә заманча флот булдыру өчен 40 ел вакыт кирәк


Русия хәрби диңгез көчләре башлыгы, адмирал Владимир Высоцкий Русия көчләрен заманча хәрби кораблар белән тулысынча тәэмин итү өчен 40-лап ел кирәк булачак диде.

Высоцкий “Эхо Москвы” радиосына, әгәр дә без тулы көчле флот төзергә уйлыйбыз икән, ул 2050 елга әзер булачак, аның нигезе исә 2035 елга яки соңрак әзер булачак дип белдерде.

Высоцкий әйтүенчә, яңа корабның сызымнарын әзерләү өчен 10-12 ел кирәк, аны күпләп җитештерүгә кую өчен тагын 10 ел вакыт кирәк.

Кораблар 20-25 ел хезмәт итә, диде Высоцкий.
XS
SM
MD
LG