Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия шымчы турындагы фильмны күрсәтергә теләми


Шымчы ролен башкарган Эмир Кустурица
Шымчы ролен башкарган Эмир Кустурица

Узган атнада Кушма Штатлар экраннарына Көнбатышка мөһим мәгълүмат биргән КГБ агенты турында “Хушлашу” дигән француз фильмы чыкты. Соңгы вакытта дөньяда шымчылар белән бәйле фильмнар артты. Башкалар кебек үк “Хушлашу” фильмын төшерү тарихы да шактый үзенчәлекле.

Әлеге фильм 1983 елгы яңгырашлы шымчылар җәнҗалы турында. Ул чакта Франциядән шымчылыкта шикләнелгән 47 дипломат куыла. Бу тулы исемлекне француз күзләвенә эшләгән КГБ полковнигы Владимир Ветров тапшыра.

Әлеге хәлләр француз режиссеры Кристиан Карионны фильм төшерергә этәрә. Ветровны исә Сергей Григорьев дип аталган бу серб актеры Эмир Кустурицы уйный.

Коммунизманан туеп шымчы булу

1965-70 елларда Франциядә КГБ агенты буларак эшләгән Ветров 1981 елда совет полковнигы Григорьев коммунизмга өметен өзеп, дөньяны үзгәртергә тели. Мәскәүдә ул бер француз инженеры Пьер белән танышып, аңа Советлар Берлегенең яшерен мәгълүматларын тапшыра башлый. Ул дүрт меңгә якын аеруча да серле саналган документларны, аерым алганда саклану технологияләре һәм Көнбатыш хөкүмәте һәм сәнәгать оешмаларына үтеп кергән 250 кешедән торган КГБның югары агентлары исемлеген бирә.

КГБ бу хакта берни белми. Бары 1982 елны Ветров үзенең сөяркәсен үтергән өчен төрмәгә утыртылгач кына бу хакта ялгыш ычкындыра. Шуннан совет хөкүмәте аның шымчылык эшен ачыклый.

Мәскәүнең Лефортово төрмәсендә аның соңгы аңлатмасында: “Мин бары бер әйбер турындагы гына кызганам: Советлар Берлегенә күбрәк начарлык, ә Франциягә күбрәк файда китерә алмавыма” дип языла. Бу җөмлә беркайчан да беркайда да басылмады, әмма КГБда нык таралды.

Маковецкий баш тарткан

Әлеге хәлләрне “Исәнме һәм хуш” дип исемләнгән китабында Сергей Костин яза. Фильм исә шуңа һәм өстәмә мәгълүматларга нигезләнеп төшерелгән. Костин исә Ветров аны гафу итүне сорап ялварыр урынына, күңелендә булганның барысын да әйтеп биргән, ди.

Фильмның режиссеры Карион башта серб продюссеры урынына баш рольгә Русия режиссеры Никита Михалковны чакрырга өмет тоткан. Әмма ул үзенең “Оскар” бүләген алган “Утомленные солнцем” фильмын төшерү белән мәшгуль булуын әйткән һәм рус актеры Сергей Маковецкийны тәкъдим иткән.

Маковецкий башта ризалашкан һәм алар хәтта инде әзерләнә дә башлаганнар. Әмма фильмны төшерергә алты атна калганда Маковецкийга кинәт кенә шалтыратканнар.

Карион сүзләренчә, Русиянең Париждагы илчесе Сергейның кесә телефонын шалтыратып: “Сергей, син искиткеч актер һәм урыс халкы сезне бик ярата. Әмма алар беркайчан да сезнең сатлыкҗан булып уйнавыгызны аңламаячак” дип әйткән.

Ул чакта Русиянең Франциядәге илчесе Александр Авдеев була. Хәзер ул Русия мәдәният министры. Һәм ул Франциядән җибәрелгән 47 совет дипломатлары арасына керә.

Маковецкий исә Карионга башка аңа шалтыратмаска, һәм гомумән аның исемен һәм телефон номерын онытырга куша.

Карион кабат Михалковтан ярдәм сорый. Әмма танылган режиссер инде фильм турында фикерен үзгәрткән була күрәсең.

“Ул сез бездә бу фильмда әлеге рольне уйнарга ризалашачак кешене тапмаячаксыз һәм Мәскәүдә аны төшерә алмаячаксыз. Русияне, урыс актерларын, Мәскәүгә килүне онытыгыз”, диде. Һәм бу фильм төшерергә алты атна калып барганда булды”, ди ул.

Әлеге хәлләрдән соң Карион төп рольне уйнарга серб продюссеры Кустурицыны эзләп таба. Һәм фильм төшерү өчен Мәскәүгә алмаш буларак Киев һәм Харьков якларын сайлый.

Ветровка караш төрле

2009 елны фильмны төшерү төгәлләнгәч Карион аны Михалков җитәкләгән Мәскәү кино фестивалендә күрсәтүен сорый. Әмма аның сүзләренчә, мәдәният министры Авдеев үзе исән булганда “Хуш” фильмы беркайчан да Русиядә күрсәтелмәячәген әйтә.

Карион фильмында Ветровның уңай кеше буларак уйнавы кайберәүләр дөреслеккә туры килми дип саный.

Ветров тикшерүләрен алып барган элекке КГБ генералы, хәзер Вашингтон янында яшәгән Олег Калугин әйтүенчә, француз режиссеры аны чынбарлыкка караганда яхшырак итеп күрсәтә.

Ветров Канададан кайтартылып, КГБның бер бүлегенә гади хезмәткәр итеп куела. Аңа башка чит илгә чыгарга рөхсәт ителми һәм ул үзен кимсетелгән саный.

Ветров шулай ук хатын-кызларга да битараф булмаган.

“Ветровка диссидентлар карашларын язалар, ягъни совет системасын яратмавын ассызыклыйлар. Тикшерү барышында без моны сизмәдек. Минемчә, бу француз күзләвенә эшләгән әлеге кешене уңай яктан күрсәтү өчен ясалма кертелгән бер мәгънә”, ди Калугин.

Әлеге “Хушлашу” фильмы Кушма Штатларда 23 июль көнне күрсәтелә башлады. Шул ук вакытта экраннарга шымчылар турында “Солт” һәм “Кирегә таба санау” дигән фильмнар чыкты.
XS
SM
MD
LG