Accessibility links

Кайнар хәбәр

Волгоград күперен төзүдәге җитешсезлекләр ачыкланган


Русиянең хисап пулаты Волгоград күперен төзүдәге финанс бозыклыкларын ачыклады. Бу күпер тирбәлешләр сәбәпле май аенда ябылган иде.

Хисап пулаты башлыгы Сергей Степашин Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашуда 152 миллион сумның тиешенчә кулланылмаганлыгын белдерде.

Степашин әйтүенчә, башка җитешсезлекләр дә ачыкланган.

Күпер барлыгы 13 ел дәвамында төзелгән. Әмма аның документлары бары 2007 елда гына расланган.

Хисап пулаты тикшерү тәтиҗәләрен хокук саклау оешмаларына һәм баш прокуратурага җибәргән.
XS
SM
MD
LG