Accessibility links

“Б.Г” баланың компьютерда порнография каравын әйтә


Газетаның соңгы санында авторлар уйланырлык фикерләр җиткергәннәр, без шуларның кайберләренә игътибар итәргә булдык.


Татарстан милицияләре башлыгы хастаханәдә

“Безнең гәҗит”нең икенче битендә Татарстанның эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровның табип һәм шәфкать туташлары белән булган соңгы очрашуы искә алына. Рәсми мәгълүмат чараларында Сәфәровның хастаханәгә сәфәре бер төрле яктыртылса, “Б.Г” исә пәрдә артын да күрсәтә, алдан әзерләнгән сораулардан тыш, министрга,“ Мондый вак-төяк мәсьәләләрне министр хәл итәргә тиеш түгел, бөтен системагызда тәртип булсын иде”, - диючеләр табыла.

Фәүзия Бәйрәмова татар тамырларын барлый

“Оренбург минем өчен – бөек тарих, борынгы курганнар иле, татарның Ата-Ватаны, даладагы кылганлы бишеге…Батыршалар җиһат игълан иткән ил. Дәрдемәндкә илһам биргән җир, Ризаэддин Фәхретдинов иҗат иткән урын…”, ди язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрамова “Тамырың нинди татар?!” язмасында.

“Коты алынган халык дәшми”

Азнакайдан Роберт Зариповның яңа укыту стандартларына, мәгариф өлкәсендә булган җитешсезлекләргә карата фикерләре “Бала өчен бәла” язмасында “җан авазы” буларак яңгырый.

“Бүген яңа уку стандартлары дигән вәзгыть башланды. Компьютер белән интернет куллануны беренче урынга куеп, укучыларны надан калдыру сәясәте алып барыла. Инновация чаршавы астында балаларның фикерләү сәләте көннән-көн югала. Бала дәрес хәзерлисе урынга компьютерда порнография карый, азартлы уеннар белән мавыга, интернетта хат языша”, ди Зарипов.

Мортазин халык хәтерендә

“Б.Г”ны укучылар арасында Ирек Мортазинны да искә алучылар бар.

“Ирек Мортазин иректән мәхрүм. Сталин вакыты түгел бит”, дип яза Зәй районы, Аксар авылыннан Салих Зиннәтов.
XS
SM
MD
LG