Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шахмат таҗын дәгъвалаучылар Казанга җыела


 kzn.korston.ru фотосы
kzn.korston.ru фотосы

Дөнья чемпионы дәрәҗәсен дәгъвалаучы 8 шахматчаның үзара уены Казанда узачак. Башта матч-турнир Азәрбайҗан башкаласы Бакыда булырга тиеш иде. Яңа хәбәр республикадагы шахмат тирәсендәге вәзгыятьне җанландырып җибәрде.


Татарстанның Олимпия резервы шахмат мәктәбе директоры Мөхәммәт Вәлиев бу хәбәргә республикадагы бөтен шахматчыларның куануын белдерде.

Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының спорт үсеше өчен җаваплы вәкиле Айнур Борһанов та әлеге хәбәрдән соң республикада җитди әзерлекләр башланачагын әйтте.


“Әлегә бу уеннарның төгәл кайда булачагын әйтә алмыйбыз, чөнки вакыты билгеле түгел, март, апрель яки майда үтәчәк. Бу ярышлар турында утырышлар да булмады”, ди Борһанов.

Әрмәннең Азәрбайҗанга, болгарның Русиягә барасы килмәгән

Күптән түгел әлеге дөньякүләм әһәмияттәге матч-турнирны кайда үткәрү турында каршылыклы фикерләр туган иде. Әрмәннәрнең күренекле гроссмейстеры Девон Аронян бу ярышларның Бакуда үтәчәген белгәч, анда бармаячагын әйтте. Күрәсең, әлегә кадәр чишелмәгән Таулы Карабах низагы да тәэсирсез түгелдер.

“Известия” газеты хәбәр итүенчә, ФИДЕ Бакы белән Ереван арасындагы киеренкелекне сизеп турнирны Русиянең Казан шәһәренә күчерде. Ләкин Русиядә булачак дигән сүз Болгарстан шахматчысы Веселин Топаловның күңеленә хуш килмәде.

Баксаң, 2006 елда дөнья шахмат таҗы өчен Владимир Крамник белән уйнаган вакытта ике арада низаг килеп чыккан. Әмма 27 июльдә Топаловның менеджеры әйтүенчә, Болгарстан шахматчысы Русиягә килергә ризалык биргән инде.

Топалов сентябрь аенда Русиянең Ханты-Манси шәһәрендә узачак шахмат Олимпиадасында да катнашырга җыена. Дөнья таҗына дәгъва итүче 8 шахматчы арасыннан җиңүче хәзерге чемпион Виши Ананд белән очрашачак. Әлегә кайда булачагы төгәл генә әйтелми. Казанда үтәчәк уеннарга исә Кушма Штатлардан Гата Камский да киләчәк.

Шахмат сарае тагын күтәрелде

Югары шахмат турында сөйләшүләр Казан өчен яңалык түгел. 2008 елның җәендә Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев Халыкара шахмат федерациясе рәисе Кирсан Илюмжинов белән Казанда Шахмат сарае төзү турында сөйләшкән иде. Бу очрашуда аның рәсеме дә тәкъдим ителде. Ике ел үтеп китте, әлегә кадәр бу затлы бина турында оныттылар.

Инде менә кабат шахмат тирәсендәге вәзгыять яңа сулыш ала. Борһанов белдерүенчә, Шахмат сараен төзүгә бәйле хат әле яңа гына әзерләнеп Татарстан президентына юлланган.

“Республиканың шахмат федерациясе рәисе Геннадий Захаров президент исеменә хат әзерләде. Шахмат сараеның бөтен сызымнары бар. Ул шәһәр үзәгендәге меңъеллык паркы кырыенда булыр дип көтелә. Андагы иске биналар сүтелеп яңа, матур сарай барлыкка килергә тиеш. Әлегә республика җитәкчелегеннән җавап көтәбез”, диде Борһанов.

Бу хәбәрне Мөхәммәт Вәлиев тә раслады. Шахмат мәктәбе җитәкчесе сүзләренчә, республикада чын күңелдән шахмат белән шөгыльләнүчеләр бик күп. Төгәл генә саны да билгеле түгел. Унлап мәктәп һәм берничә дистә мең уенчы бар.

Универсиада да шахмат уйнаячаклар
kzn.korston.ru фотосы


2009 елда Татарстан шахматчылары Русия, Европа һәм дөнья турнирларыннан 5 алтын, 2 көмеш һәм 6 бронза медаль алып кайткан. 2010 елдагы уңышларына килсәк, бүгенгә 1 алтыннары, 2 көмеш, 3 бронзалары бар инде. Бу көннәрдә акыл уенчылары Сербия, Чехия, Төркия һәм Грециядәге төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашалар.

Татарстанда дөнья чемпионаты алдыннан буласы халыкара уеннарның да югары дәрәҗәдә үтәчәгенә шикләнмиләр, чөнки республиканың зур чаралар үткәрү тәҗрибәсе җитәрлек диләр. 2013 елда Казанда узачак Универсиадага өстәлгән 13 спорт төре арасында шахмат та бар.
XS
SM
MD
LG