Accessibility links

Кайнар хәбәр

Химки урманын яңадан кисә башладылар


Мәскәү астындагы Химки урманын яңадан кисә башладылар. Урманны Мәскәү-Петербур юлын салу өчен кисәләр.

Урман кисүчеләр янына "Яблоко" партиясе башлыгы Сергей Митрохин килеп, эшчеләрдән урман кисәргә бирелгән рөхсәт кәзазен сорагач, милиционерлар аңа карата көч кулланган.

Иҗтимагый пулат вәкилләре Химки урманын яклаучылар белән очрашкач, вакыйганы контроль астына алачакларын вәгъдә итте. Шулай ук Русиянең генераль прокуроры Юрий Чайкага милиционерларның журналистларны кулга алуын канунга туры килү-килмәвен тикшерүен сорап мөрәҗәгать язды.
XS
SM
MD
LG