Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә 120 мең гектардан артык мәйданда урманнар яна


Хәзер Русиядә 120 мең гектардан артык мәйданда урманнар яна. Русия МЧСы хәбәр итүнчә, әлеге вакытта 61 зур урман яна һәм 18 урында торф янгыны дәвам итә.

Русиянең үзәктәге регионнарында, шул исәптән Воронеж һәм Түбән Новгород төбәкләрендә, янгыннар вакытында соңгы көннәрдә 20гә якын кеше һәлак булган.

Русиянең гадәттән тыш хәлләр министры әйтүенчә, барлыгы 238 мең янгын сүндерүче 14 төбәктә булган янгыннар белән көрәшә. Министрлык шулай ук вәзгыятьнең сак астында булуын әйтә, янгын сүндерүчеләргә ярдәмгә ике мең хәрби һәм 226 мең очкыч җибәрелгән.

Президент Дмитрий Медведев Кара диңгез ярындагы Сочи шәһәрендә телевидениегә биргән әңгәмәсендә әлеге янгыннарны табигать казасы дип атады. Хәзер янгында үлгәннәр саны 31 кешегә җитүе хәбәр ителә.

Төрле мәгълүматларга караганда, Русиядә барлыгы 400 янгын очрагы теркәлгән, җомга көнне генә дә 400 җирдә янгын сүндерелгән.
XS
SM
MD
LG