Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда тоткарлаган американнарны яңа гаепләүләр көтә


Бер ел элек Иранда кулга алынган АКШ ватандашларын яңа гаепләүләр көтә. Иран хакимияте американнар ил чиген бозган өчен мәхкәмә каршына басарга тиеш дип саный.

Иран тышкы эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, американнар ил иминлегенә куркыныч тудырган гамәлләр кылырга җыенуда гаерләнергә мөмкин.

Шушы көннәрдә АКШ президенты Барак Обама да Иран хакимиятен, шымчылыкта шикләнеп кулга алынган, өч американ туристын иреккә чыгарырга чакырды.

Җомга көнне Amnesty International хокук яклау оешмасы да шундый мөрәҗәгать белән чыкты. Алар Иран хакимиятенең өч яшь кешене кулга алырга дәлилләре юк дип саный.

Американнар узган елның 31 июлендә Ирак чигендә кулга алына. Американнар әйтүенчә, алар Иран җиренә ялгышлык белән эләгә.

Иранда кулга алынучыларның туганнары җомга көнне Нью-Йоркта аларны яклап акция оештырды.
XS
SM
MD
LG