Казанның Совет районында яшәүче Җәмилә Галимуллина, әле мондый хәлне күргәнем юк иде, бүген иртән көл очты, ди.
Башкаланың Таулык бистәсендә (Горки-1) яшәүче Татьяна Чапланова якын тирәдәге 5 катлы өйләр начар күренә башлады дип белдерде.
Иртәнге сәгатьләрдә эшкә баручылар арасында Казан өстендәге төтенне күреп, әллә болытлар куерып яңгыр яварга җыена инде дип куанучылар да булды.
Казанның Адоратский урамында яшәүчеләр тәрәзәләреннән корым керүдән зарлана.
Күпләр моңа кадәр Казанда анда-монда төтен исе килгәнне әйткәләде, әмма шәһәрнең моның кадәр үк төтенгә батканы юк иде. Опера һәм балет театры яныннан элгәре аермачык күренеп торган Казан Кирмәненең Спас манарасы көндезге 12дә дә аксыл элпә белән капланган кебек.
Казанның янгына каршы көрәш гарнизоны башлыгы Рафаэль Мотыйгуллин зур булмаган ут чыгу да тәэсирсез түгел дигән карашта. Халык тыюга карамастан әле дә чүп җыеп аңа ут төртә, табигатьтә кыздырма ясый.
Казанның янгынга каршы көрәш хезмәте соңгы бер тәүлек эчендә 69 мәртәбә ут сүндерергә барган булса, бер көн элек 84 тапкыр чыкканнар.
Дәрвишләр бистәсеннән ерак булмаган урманның януы Казанга зур куркыныч тудырган иде. Мотыйгуллин ул сүндерелде дип белдерә.
Шулай да Яшел Үзәннән ерак булмаган мари урманнарының, Лаеш районындагы урманнарның януы сәбәпле дә Казан өстенә төтен килергә мөмкин.
Чирмешән һәм Тәтеш якларындагы урманнар да яна икән. 29 июль көнне үк Татарстан урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев республикадагы урманнарда 69 янгын чыккан, 138 гектар урман янып беткән дип белдергән иде.