Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат милицияне мәхкәмәгә бирде


Рөстәм Вәлиуллин иреккә чыгарылды. Заманында Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашаповка карата җинаять эшендә аның яклаучысы булган адвокат дүшәмбе Татарстанның Әлмәт шәһәрендә тоткарланган иде. Вәлиуллин үзен кыйнаган ике милиционерны мәхкәмәгә биргән.

Бүген көндез Әлмәт эчке эшләр идарәсеннән иреккә чыккач Рөстәм Вәлиуллин Азатлык радиосына үзенә белдерелгән гаепләүләр һәм алдагы планнары турында сөйләде.

Бер төн Әлмәт эчке эшләр идарәсенең административ хокук бозучылар бүлмәсендә утыргач аны 500 сум штраф түләтеп иреккә чыгаралар. Әмма инде чыгып киткәндә Вәлиуллиннан махсус милиция исемлегенә куела торган ун бармак эзен алмакчы булалар. Адвокат моннан баш тарта. Чөнки кануни нигездә бу тыелмый. Шуннан соң Вәлиуллин каты кыйнала, аңа янаулар була.

Рөстәм Вәлиуллин
“Минем камера тотып торган кыяфәтем милиция хезмәткәренә ошамады - шуның өчен мине тоткарладылар. Әмма кем икәнемне белгәч мине кыйнадылар һәм миңа янадылар. Мине экстремизмга каршы көрәш комитеты хезмәткәрләре кыйнады”, дип сөйләде Рөстәм Вәлиуллин.

Егермедән артык кеше күз алдында “мин сине суям” дигән янаулары өчен Вәлиуллин милиция хезмәткәрен мәхкәмәгә бирде. Шулай ук ул үзен милиция хезмәткәрләренә каршы көч куллану һәм бармак эзләрен бирмәүдә гаепләүне нигезсез дип, бүген Әлмәт шәһәр мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.

Адвокат Рөстәм Вәлиуллин эшен “Агора” төбәкара хокук яклау оешмасы һәм Кама буе хокук яклау үзәге күзәтә. Кичә аңа ярдәмгә адвокатлар да барды. Әмма аларның килүе турында Валиуллинга хәбәр итүче булмаган.

“Минем белән бергә тоткарланган кеше турында камерада утыручыларга “ул кешене бәреп машинасында качкан”, дип әйтелде. Иртән аңа 500 сум штраф салынып ул иреккә чыгарылды. Гәрчә ул беркемне дә бәрмәде дә, качмады да. Эшләр анда шулай “ясала”, диде Вәлиуллин.

Рөстәм Вәлиуллин 1,5 ел шартлы рәвештә хөкем ителгән Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашаповның яклаучысы булган иде.

Шулай ук ул әле бу көннәрдә хокук саклаучылар тарафыннан эзәрлекләнүче Чита мөселманнары мәнфәгатьләрен яклап йөрде.

Вәлиуллин шулай ук армиядә хезмәт итүчеләрнең яклаучысы да булып тора. Шуңа ул үзенең тоткарлануын беренче чиратта адвокат хезмәте белән бәйли.

Бүген адвокат Әлмәттән Ижауга кайтып китте.
XS
SM
MD
LG