Accessibility links

Кайнар хәбәр

Доку Умаров яңадан әмир булып калды


Доку Умаров
Доку Умаров

Кавказ әмире Доку Умаров вазифасыннан китмәвен белдерде. 2 август көнне ул үзе урынына Асланбәк Вадаловны калдырып, китәчәген игълан иткән иде. Умаров әмирлектән китмәвен Кавказда килеп туган вәзгыять белән аңлата. Күзәтүчеләр Умаровка вазифадан китәргә көрәштәшләре юл куймаган дип саный.

Доку Умаров әмирлектән китүен дә, аннан яңадан әмир калуын да интернет-мөрәҗәгать аша хәбәр итте. Кайбер мәгълүматларга караганда, Умаровны җитәкчелектә радикаль фикерле сугышчылар калдырган. Чөнки аларга Умаров кебек билгеле лидер кирәк. Белгечләр фикеренчә, спонсорлар акчаны билгеле сугышчыларга гына бирә.

Әмирлектә калырга нәрсә мәҗбүр иткән?

2 август көнне Доку Умаров үз урынына Асланбәк Вадаловны калдыруын видео-мөрәҗәгать аша хәбәр итте. Шулай да Русиягә каршы җиһад сугышында алга таба да катнашуын, көченнән килгәнен эшлиячәген әйтеп куйды.

Доку Умаров сүзләренчә, Кавказ әмирлегенең яңа әмире Асланбәк Вадалов яшь, көчле кеше. Вадалов яңа нәтиҗәләргә ирешер.

Умаровның видео-мөрәҗәгатендә аның уң кулы Хөсәен Гакаевның да чыгышы бар. Гакаев Умаровның теләген хуплавын әйтә, ингуш, дагыстан, кабардаларны аңа теләктәшлек белдерергә чакырды.

Әмма ике көннән бу карарның үзгәртелүе – Доку Умаровның әмир булып калуы әйтелде. Умаров моны үзе Кавказда килеп туган вәзгыять белән аңлата.

Доку Умаровның вазифасын калдыруын сәламәтлеге какшау белән дә бәйләделәр. Әмма чечен сепаратисты сәламәтлеге яхшы булуын, Аллага хезмәт итүен, Алла дошманнарын үтерен әйтә.

Экспертлар фикеренчә, Умаровны вазифасына яңадан кайтырга Кавказ әмирлегенең кабарда-балкар бүлеге лидерлары мәҗбүр иткән.
«Аңа әмирлектән китәргә радикаль көрәштәшләре ирек бирмәгән. Чөнки спонсорлар акчаны билгеле сугышчыларга гына бирә. Ә Умаровның дәвамчысы Асланбәк Вадаловны беркем дә белми”, ди “Төньяк Кавказ – стратегия” тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Абдулла Истамулов.

Шул ук вакытта Чечня президенты Рамзан Кадыров Умаров эшенә нокта куярга, эчке эшләр министрлыгын террорчыны эзләргә чакырды. Сишәмбе көнне Кадыров Доку Умаровка чит илгә качарга юл куймаска кирәк, җинаятьче хөкем ителргә тиеш дип чыгыш ясады.

Доку Умаров Русиягә каршы көрәшүен дәвам итә

2006 елның июнь аенда рәсми танылмаган Чечен Ичкерия республикасы президенты итеп сайланган Доку Умаров, Абдул Хәким Садуллаев үтерелгәннән соң, башкүтәрүчеләр хәрәкәте җитәкчесе итеп билгеләнде. Бәйсезлек көрәшен ташламаган Умаров соңыннан үзен бөтен Төньяк Кавказны эченә алган Кавказ әмирлеге әмире дип атый башлады.

Умаров тарафдарлары ислам әмирлегенә Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Карачай-Чиркәс республикалары җирләре керә дип игълан итте. Әмма чынбарлыкта әмирлек бер җирне дә контрольдә тотмый, идарә итү органнары да юк. Шулай да санап үтелгән республикалар тауларында әмирлекнең кораллы көчләре хәрәкәт итүе билгеле.

Кавказ әмирлеге Русиянең Кавказда хакимлек итүенә каршы. Хәрәкәт идеологиясенең асылын сәләфи юнәлеше алып тора.

2010 елның 8 февралендә Русиянең Югары мәхкәмәсе Генерал прокуратура гаризасы нигезендә Кавказ әмирлеге эшчәнлеген Русиядә тыйды, әмирлекне террор оешмасы итеп таныды. Бу карар 25 февральдә үз көченә керде.

Доку Умаровны федерал көчләр эзли


Махсус хезмәтләр мәгълүматларына караганда, Доку Умаров 1996-1999 елларда Чечняда кешеләр урлауда катнашкан, көньяк Русиядә булган терракт һөҗүмнәренә заказ биргән.

Хәзер 46 яшьлек Доку Умаровны Русиянең федерал көчләре эзли. Ул караклыкта, кеше үтерүдә, урлауда, террор һөҗүмнәре оештыруда, милләтара нәфрәт уятуда гаепләнә. Июнь аенда АКШ да Умаровны иң нык эзләнгән террорчылар исемлегенә кертте.

Доку Умаров Русиядә булган берничә зур террор һөҗүмен оештыруын таныды. Алар арасына «Невский экспресс»ны, Мәскәү метросын шартлату керә.
XS
SM
MD
LG