Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пан Ги Мун Нагасакидә атом бомбасы корбаннарын искә алды


Бүген БМО баш секретаре Пан Ги Мун, Япониянең Нагасаки шәһәрендәге икенче дөнья сугышы вакытында бу шәһәргә җибәрелгән атом бомбасыннан зыян күргән кешеләр белән очрашты.

Ул иртәгә атом һөҗүменнән зыян күргән Япониянең икенче бер шәһәре Һирошимага барачак. Пан Ги Мун бу сәфәре белән атом һөҗүме булган Япониянең Нагасаки һәм Һирошима шәһәрләренә барган беренче БМО башлыгы булды.

Пан Ги Мун биредә ясаган чыгышында дөньядагы атом коралларын бетерергә чакырды.

1945 елның августында Нагасаки шәһәренә, өч көн узганнан соң Һирошимага - Кушма Штатлар атом бомбасы ташлады. Ул вакытта бомба шартлавыннан һәм нурланыш авыруыннан ике йөз илле меңнән артык кеше һәлaк булды.
XS
SM
MD
LG