Мондый Исламият үзәге Русиянең әле бер генә җирендә дә юк. Дөрес, Татарстан фәннәр академиясенең тарих институтында моңа кадәр татарларда ислам тарихын өйрәнгәннәр. Мөхәммәтшин сүзләренчә, алар алга таба да үз эшләрен дәвам итәчәк.
“Тарих институтында исламиятне өйрәнү бүлеге бетерелми. Ул тарихи юнәлеш белән шөгыльләнәчәк. Бу яңа оештырылган үзәктә беренче чиратта ислам икътисады, исламга кагылган вәзгыятьне социологлар тарафыннан өйрәнү һәм шулай ук бүгенге сәяси вәзгыятьне өйрәнү юнәлешләре булачак. Шулай ук чыганаклар да өйрәнеләчәк. Монда өч бүлек фаразлана”, ди Мөхәммәтшин.
Белгечләргә кытлык
Үзәк үзенең эшчәнлеген әлегә Русия ислам университеты бинасында алып барачак. Татарстан фәннәр академиясе аша хөкүмәт акчасына тотылачак. 20 хезмәткәр эшләр дип көтелә. Мөхәммәтшин әйтүенчә, ислам сәясәте, икътисады өлкәсендә җитди тикшеренүләр алып баручы белгечләр әллә ни күп түгел.
“Ислам икътисады хакында күп сөйлибез. Русиядә белгечләр юк дәрәҗәсендә. Кызганычка каршы, исламны өйрәнүче социологлар да бик аз. Хәзерге сәяси вәзгыятьне өйрәнүче галимнәр дә аз дип әйтер идем мин.
Үзәкнең беренче бурычы булган кадрларны туплау, икенчесе, белгечләр әзерләү һәм бүген актуаль булган проблемаларны өйрәнү”, ди Мөхәммәтшин.
Русия ислам университетының менә ике ел инде икътисад факультетында читтән торып укучылар белән бергә 60лап студент белем ала. Мөхәммәтшин араларыннан тырышлар чит илләргә барып ислам икътисадын ныграк өйрәнерләр һәм киләчәктә исламият үзәгенең төп терәге булырлар дип өметләнә.
Беккин да кушылыр, мөгаен.
Шулай да үзәк белән хезмәттәшлек итәргә теләк белдерүчеләр дә бар икән. “Мәскәү галимнәре белән дә сөйләшүләр алып барабыз. Мәсәлән, Ренат Беккин безнең үзәктә эшләргә теләге барлыгын белдергән иде. Биредә күбрәк яшь галимнәр булачак”, ди Мөхәммәтшин.
Ренат Беккинга 31 яшь, Петербурда туган. Ул 2009 елда “Ислам финанс институтлары, мөселман һәм мөселман булмаган илләрнең үзенчәлекләре, үсеш юллары чаралары” дигән темага докторлык диссертациясе яклый. Кандидатлык диссертациясе мөселман хокук кырында иминиятләштерүгә багышланган булган.
Беккин Страссбургтагы кеше хокуклары мәхкәмәсендә дә яклаучы буларак чыгыш ясаган. Чит телләрне белгән халыкара-юрист, МГИМО тәмамлаган һәм хәзер дә шунда белем бирә. 2007 елдан бирле “Тәсбих” (“Четки”) дип аталган әдәби-фәлсәфи журналның баш мөхәррире.
Беккин Казанда һәм Мәскәүдә үткән ислам икътисадына багышланган халыкара конференцияләрдә дә чыгышлар ясый. Интернетта үзенең www.bekkin.ru сәхифәсе дә бар.
Ике ел элек телгә алынды.
Русия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, Исламият үзәге университет өчен дә зур терәк булачак.
“Русия ислам университетын аякка бастыру өчен укытучылар гына җитми. Аның фәнни ягын да ныгытырга кирәк дигән фикердән чыгып, үзәк әнә шул бурычны да үтәргә тиеш дип уйлыйбыз. Университет булгач, аның тирәсендә төпле һәм гыйлемле белгечләр дә тупланырга тиеш. Укыту белән беррәттән фәнни тикшеренүләр дә алып барырга кирәк”, ди Мөхәммәтшин.
Исламият үзәге киләчәктә аерым бинага урнашыр дип тә өметләнәләр. Моннан ике ел элек Татарстанның ул вакыттагы президенты Миңтимер Шәймиев Дәүләт шурасына юлламасы вакытында Казанда мондый үзәк кирәклеге турында фикер белдергән иде. Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков август башында исламны өйрәнү үзәге булдыру турында карар имзалады.