Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татспиртпром”да яңа хуҗа


Сулдан Шәйхетдинов, Куприянов, Халиков. Фото prav.tatar.ru дан алынды
Сулдан Шәйхетдинов, Куприянов, Халиков. Фото prav.tatar.ru дан алынды

Татарстанда үтеп баручы атнаның төп яңалыкларының берсе, 5 августта “Татспиртпром” ширкәтенең җитәкчесе алмашынды. Бу яңалык күпләр өчен көтелмәгән хәл булды, ләкин республика җитәкчелегенең соңгы вакытта аракы ширкәтенә игътибары артуы нидер буласын фаразларга җирлек тудырган иде.


“Татспиртпром” ширкәте, “Татнефть”тән кала республиканың икенче эре салым түләүчесе, үзенең товарларын төрләндерү максатында соңгы елда төрледән-төрле продукция чыгарып карады. “Сабантуй”, “Коба”, “Стерва” исемле аракыларны гына алыйк. Ләкин 20 июльдә үткән җыелышта хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков “Татспиртпром”ның эшенә канәгатьсезлек белдерде.

Рәсми мәгълүматларга күрә, ширкәтнең Татарстаннан читтә товар сату күләме нык кимегән. 21 июльдә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы язганча, Халиков 2010 елның 6 аенда “Татспиртпром” республикадан читтә гомуми сату күләменең 0,11 проценты кадәр продукция саткан дип әйтә.

Әлеге җыелышта шулай ук Татарстандагы төп аракы җитештерүче ширкәтнең заводларында эш белән тәэмин итү уртача 38 процент булуы, 4 заводның ябылуы да искә алына. Халиков ул вакытта “Татспиртпром”га реклам эшен җайларга чакырып якын арада ширкәтнең директорлар шурасы җыелышы буласын хәбәр иткән иде.
сулдан Куприянов, Шәйхетдинов, Халиков


Бу хәлләрдән соң озак та үтмәде, 5 августта “Татспиртпром”га яңа җитәкче итеп Минзәлә районы башлыгы булып эшләгән Георгий Куприянов куелды. Рәсми хәбәрләргә караганда, аракы ширкәтен 14 ел җитәкләгән элекке башлык Рәшит Шәйхетдинов үзен эшеннән азат итүне сорап Татарстан җитәкчелегенә гариза яза һәм аның теләге тормышка ашырыла.


"Бизнес Online" газетасы язуынча, Рөстәм Миңнеханов 2000 ел башларында хөкүмәтне җитәкләгәндә, “Татспиртпром” башлыгы белән киеренке хәл туган. “Безнең гәҗит”тә соңгы санында республикадагы кадрлар сәясәтенә мөнәсәбәттә, Миңнеханов үз кешеләрен куя дигәнрәк фикер белдергән иде.

“Татспиртпром” җәмгыяте тирәсендә дә вакыйгалар куера. Инде күптән әлеге оешма башлыгы Рәшит Шәйхетдиновны Миңнеханов өнәп бетерми дигән сүзләр йөри. Рөстәм Нургали улы президентлык постында раслангач та, “Татспиртпром” милкендәге Казан ипподромына прокуратурадан тикшерүчеләр килеп төште”, дип язды “Безнең гәҗит”.

Аракы ширкәте соңгы вакытта үзләренә карата булган гаепләүләрне дөрес түгел дип, мәгълүмат чараларын гаепләп, пресс-релиз таратты, ә аракы сату турындагы саннар чынбарлыктан 20 тапкыр киметелгән дип белдерде.
"Татспиртпром"ның 9 майга багышлап чыгарган аракысы


Рәшит Шәйхетдинов вазифасын калдырган вакытта хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков аңа президентның “Рәхмәт хаты”н тапшырды. Русиядә китеп баручыларны мактап озату гадәти хәл.

“Сабантуй” аракылары чыгарган Шәйхетдинов Буа сатира театрына да даими рәвештә ярдәм итеп килде. Раил Садриев сүзләренчә, ул алдынгы карашлы, кешелекле кеше булган.

Георгий Куприянов яңа эшкә кереште. Интернет сәхифәләрендә фикер белдерүчеләр инде “Татспиртпром” ширкәтенең үз эчендә дә кадрлар алмашыныр дип фаразлый.
XS
SM
MD
LG