Accessibility links

Русиядә “Полиция турындагы” канун өлгесен тикшерү башланды


Бүген Русиядә “Полиция турындагы” канун өлгесе җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Бу документы тикшерү өчен интернетта zakonoproekt2010.ru дип аталган махсус сәхифә ачылды.

Дистәләрчә кеше анда инде үзенең фикерен урнаштырган. Документны тикшерү сентябрь уртасына кадәр барачак, аннары ул төзәтүгә җибәреләчәк.

Җомга көнне Русия президенты Дмитрий Медведев милиция атамасын үзгәртеп, узган гасыр башында кулланылган “полиция” атамасына кайтырга тәкъдим иткән иде.
XS
SM
MD
LG