Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда көчле яңгырлар сәбәпле су басулар дәвам итә


Исламабад – Пакстанда көчле яңгырлар сәбәпле су басулар дәвам итә. Пакстан президенты Йосыф Раза Гилани халыкара җәмәгатьчелеккә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Көчле су ташулар аркасында барлыгы 15 миллион кеше зыян күргән дип санала.

Берләшкән Милләтләр мәгълүматына караганда, Пакстандагы табигый каза нәтиҗәсендә кимендә 1600 кеше корбан булган. Ил буйлап 250 меңнән артык йорт җимерелгән.

Бүген Австралия хөкүмәте Пакстанга 9 миллион доллар ярдәм бирәчәген белдерде. Элегрәк Кушма Штатлар 35 миллион доллар бирергә вәгъдә иткән иде.
XS
SM
MD
LG