Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азия илләрендә көчле яңгырлар һәм су ташулар сәбәпле корбаннар саны арта


Пекин – Азия илләрендә көчле яңгырлар сәбәпле су басулар дәвам итә.

Кытайның төньяк-көнбатышында убылмалар нәтиҗәсендә 127 кеше һәлак булган, ике меңнән артык кеше хәбәрсез югалган санала.

Һиндстанның Җамму һәм Кашмир штатында убылма нәтиҗәсендә 132 кеше һәлак булган, 600 кеше хәбәрсез югалган. Шуларның 100дән артыгы – чит ил туристлары.

Пакстанда соңгы 80 елда иң көчле су ташулар нәтиҗәсендә 1600 кеше һәлак булды, 4 миллион кеше ачлык хәлендә калды.

Төньяк Кореяда меңләгән йорт, басулар су астында калган. Ләкин бу илнең мәгълүмат чаралары корбаннар саны турында хәбәр итми.
XS
SM
MD
LG