Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үлем җәзасына хөкем ителгән хатынны яклаган адвокат Норвегиягә китте


Иранда иренә хыянәт итүдә гаепләнеп таш белән үтерү җәзасына хөкем ителгән хатынның адвокаты Төркиядән Норвегиягә китте. Төркиягә качып килгән адвокат, Иран хакимиятенең басымнарыннан котылу өчен Норвегиягә китәргә булуын әйтте.

Адвокат Мөхәммәт Мостафаи узган атна Тәһраннан качып, Төркиягә сыенган иде. Иран хокук саклау органнары аны зина кылу гаебе белән кулга алынган хатынны яклаган өчен сораштыруга тарткан.

Үлем җәзасына хөкем ителгән Сакинә Аштианиның язмышына халыкара җәмәгатьчелекнең игътибары артканнан соң, хокук яклау органнары Мостафаига басымны арттыра.

Күп кенә Көнбатыш илләре һәм хокук яклаучы оешмалар Ираннан "таш белән үтерү" хөкeмен гамәлдән чыгаруны таләп итә.
XS
SM
MD
LG